Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Фирдәвис Шәемов призына җиңел атлетика ярышының җиңүчеләре билгеләнде (+ ФОТОРЕПОРТАЖ)

11 октябрь көнне "Лачын" чаңгы трассасында СССРның җиңел атлетика буенча спорт остасы, РСФСРның халыклар Спартакиадасында марафон Чемпионы, 1975 елда СССРның иң көчле 25 җиңел атлетлар санына кергән Фирдәвис Шәем улы Шәемов призына кросс үтте. Ярышларда районыбыз мәктәпләре, Актаныш технологик техникум студентлары командалары - барлыгы 264 йөгерешче көч сынашты. Җиңүчеләр булып...

11 октябрь көнне "Лачын" чаңгы трассасында СССРның җиңел атлетика буенча спорт остасы, РСФСРның халыклар Спартакиадасында марафон Чемпионы, 1975 елда СССРның иң көчле 25 җиңел атлетлар санына кергән Фирдәвис Шәем улы Шәемов призына кросс үтте.
Ярышларда районыбыз мәктәпләре, Актаныш технологик техникум студентлары командалары - барлыгы 264 йөгерешче көч сынашты.
Җиңүчеләр булып исә түбәндәге командалар танылдылар:
Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында:
I урын - Күҗәкә мәктәбе
II урын - Әтәс мәктәбе
III урында - Иске Кормаш мәктәбе
Урта мәктәпләр арасында:
I урын - Актанышның 2 нче мәктәбе
II урын - Актанышның 1нче мәктәпләре.
III урында - кадет интернат-мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев