Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Физик мөмкинлекләре чикле булса да... (+ БҮЛӘКЛӘҮ МИЗГЕЛЛӘРЕ)

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында , бүген 8декабрь көнне «Актаныш» Спорткомплексында мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз катнашында Спартакиада оештырылды. Катнашучылар парадын район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова сәламләде. Әлеге чарада барысы 100дән артык мөмкинлекләре чикле райондашыбыз үзенең көчен, елгырлыгын, осталык - үткенлеген күрсәтте. Ярышлар 4 төрдә оештырылган иде. Спартакиадага төшкән...

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында , бүген 8декабрь көнне «Актаныш» Спорткомплексында мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз катнашында Спартакиада оештырылды. Катнашучылар парадын район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова сәламләде.
Әлеге чарада барысы 100дән артык мөмкинлекләре чикле райондашыбыз үзенең көчен, елгырлыгын, осталык - үткенлеген күрсәтте.
Ярышлар 4 төрдә оештырылган иде.
Спартакиадага төшкән бик күпләр өчен бүген иң мөһиме җиңү түгел, ә катнашу булса да, ярышлар урынсыз, җиңүсез булмый, әлбәттә.
I урынны Актаныш авыл җирлеге командасы,
II урынны Киров авыл җирлеге командасы
III урынны Әтәс авыл җирлеге команадалары яулады.
Шәхси беренчелектә призлы урыннарга ия булучыларга акчалата призлар һәм грамоталар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев