Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Хат ташучыга эш кимеми

1 март көнне район почта элемтәсе үзәгенең 2016 елда башкарган эшләренә нәтиҗә ясауга, агымдагы елга бурыч һәм максатлар билгеләүгә багышланган җыелыш үтте. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов, Яр Чаллы районара почтамты җитәкчесе Ирек Әгъләмов һәм Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәге җитәкчесе Илназ Хөҗҗәтов катнаштылар. Җыелыш район почта бүлегенә яңа җитәкче...

1 март көнне район почта элемтәсе үзәгенең 2016 елда башкарган эшләренә нәтиҗә ясауга, агымдагы елга бурыч һәм максатлар билгеләүгә багышланган җыелыш үтте. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов, Яр Чаллы районара почтамты җитәкчесе Ирек Әгъләмов һәм Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәге җитәкчесе Илназ Хөҗҗәтов катнаштылар.
Җыелыш район почта бүлегенә яңа җитәкче билгеләү белән башланып китте. Хәзер почта элемтәсе бүлекчәсен Равил Харрасов җитәкләячәк. Әлеге шәхеснең кеше белән уртак тел табып хезмәт куюын, оештыру сәләте көчле булуын беләбез. Шулай булгач, почта элемтәсенең дә агымдагы елда эшчәнлеге яхшырыр, дигән өметтә калабыз. Чөнки, сер түгел, соңгы елларда бүлектә эшләр әллә ни мактанырлык булмады. Бу газета-журналларга яздыру һәм башка төр планнарның үтәлмәвендә дә күренә. Бу хакта Ирек Әгъләмов та басым ясап әйтеп үтте.
- Быел без планны үтәү буенча һәм, иң мөһиме, хезмәтнең сыйфатын яхшырту буенча бик нык тырышырга тиеш. Эшләү алымын да үзгәртмичә булмый. Шуның өчен безнең хезмәттә почта-банк дигән термин керәчәк. Бу авылларда да түләүләрне электрон юл белән башкару мөмкинлеге бирәчәк. Моның өчен почта-банк авылларда терминаллар урнаштырачак. Почта хезмәткәрләрен моның буенча укытачакбыз, өйрәтәчәкбез, - диде.
Әлбәттә, һәр яңалык авырлык белән кабул ителә, һәм аңа өйрәнү өчен вакыт сорала. Шулай булгач, почта хезмәткәрләре авыл кешесенең алыштыргысыз ярдәмчеләре булып кала әле. Почта таратуларын дүрт күз белән көтеп торучылар, нигездә, өлкән буын кешеләре. Хат ташучылар, вакытлы басмаларны тарату өстенә, аларның коммуналь түләүләрен дә башкара, пенсияләрен өләшә. Аннан бигрәк, һәрберсенең хәлләрен белеп, моң-зарларын тыңлый.
- Сез авылларда халык белән иң күп аралашучы кешеләр булып торасыз. Сезне һәр өйдә сагынып көтеп алалар. Аңлыйм, хезмәтегез җиңел түгел, шулай да вакытыгызны кызганмыйча, халык, аеруча өлкән буын кешеләре белән күбрәк аралашсагыз, аларның борчу-проблемаларын тыңласагыз, ул проблемаларны җитәкчелеккә җиткерсәгез иде. Авыл урамнары буйлап зур сумка асып, шактый километрлар җәяү йөрү җиңел түгелдер, тик бергәләп үзебезнең район газетасының тиражын арттыруда да ныклап эшләргә кирәк, - диде Рөстәм Ильясов.
Бу хакта Илназ Хөҗҗәтов та ассызыклап үтте.
- Мин сезнең хезмәтегез өчен рәхмәтле. Соңгы елларда газета вакытында килми дип зарланучылар бетте. Әмма газетага бәяләрнең даими артып торуы, интернетның колач җәюе нәтиҗәсендә газетаның тиражы берникадәр кимеде. Алга таба да кимүгә юл куймауда сезнең ярдәм кирәк. Өйдән-өйгә кереп, халык белән якыннан аралашып, аңлатулар алып барсагыз иде. Аеруча район үзәгендә эшләүче хат ташучылардан сорыйм моны. Чөнки район үзәгендә соңгы елда газетабызны алдыручылар 1500гә якын кимеде. Күп фатирлы йортларда яшәүчеләр арасында андыйлар аеруча күп. Кеше өйдә вакытта кереп сөйләшсәң, нәтиҗәсе булмый калмас иде. Без дә үз чиратыбызда газетабызның эчтәлеген яхшырту, укучыларга кызыклы итү буенча тырышабыз, - диде.
Халык интернет, электрон газеталарга берникадәр өстенлек бирсә дә, кәгазь басмаларны кулга тотып укырга теләүчеләр, аның исен иснәүчеләр киләчәктә барыбер артачак ул. Чөнки кәгазь басмаларга сүз акка кара белән, ташка басылгандай басыла. Аларны еллар узса да, үзгәртеп булмый. Бу инде тарих дигән сүз. Шулай булгач, киләчәктә дә кәгазь басмаларның әһәмияте кимемәс, хат ташучыларның хезмәте коммуналь түләүләргә акча җыюга, пенсия өләшүгә генә кайтып калмас, дип ышанасы килә. Район җитәкчелеге дә почта элемтәсен игътибарыннан читтә калдырмый. Почта бүлекчәләре биналарын ремонтлауда үзенең ярдәмен күрсәтеп тора. Иске Теләкәй почта бүлекчәсендә ремонт эшләре башланган инде. Димәк, почта бүлекчәләре әле халык яратып йөри торган социаль объект булып калачак.
Ә инде һәр яртыеллыкка "Актаныш таңнары" газетасына яздыру төгәлләнгәннән соң, газетаны иң күп яздырган почта бүлекчәләренә, хат ташучыларга истәлекле бүләкләр тапшыру матур гадәткә әйләнде. Бу юлы да Илназ Хөҗҗәтов 2017 елның беренче яртыеллыгына газетабызны иң күп яздыручыларны бүләкләде.
Мөхәррият 10 хат ташучыны 2017 елның беренче яртыеллыгы өчен "Актаныш таңнары" газетасына бушлай яздырды. Хат ташучыларыбыз армый-талмый хезмәт куйганда райондашларыбыз вакытлы матбугат чараларыннан өзелмәс, район, республика яңалыклары белән даими танышып барыр әле, дигән ышанычта калыйк.
Район почта элемтәсендәге күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Актаныш почта бүлекчәсе җитәкчесе Мәрхәбә Мөбәрәк кызы Моратова - муниципаль район башлыгының Мактау кәгазе, газета-журналлар аеру бүлеге операторы Чулпан Рафак кызы Мөхәмәтова - муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты, Иске Кормаш почта бүлекчәсе җитәкчесе Гөлнур Наил кызы Бәшәрова, Иске Теләкәй почта бүлекчәсе җитәкчесе Розалия Мирхәт кызы Исламова, Яңа Әлем почта бүлекчәсе хат ташучысы Әлфинур Гыймазетдин кызы Фәррахова, Кәзкәй почта бүлекчәсе җитәкчесе Рәмзия Гатуф кызы Галиева, Киров почта бүлекчәсе хат ташучысы Зарима Гыйндулла кызы Рәшитова Яр Чаллы районара почтамтының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Чарадан фотолар монда

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев