Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Көйле хезмәт – уңыш нигезе

Тир түгеп, армый-талмый башкарган хезмәтләренең җимешләрен татый "Чишмә" хуҗалыгы да. Тулып торган иген кырларыннан кайткан икмәкләрне ындыр табагында колач җәеп каршы алалар. Урып-җыюның бар муллыгы, бар кодрәте - ындыр табагында. Мондагы алтын таулар күңелләргә канат куя. Амбар хуҗасы Илсөяр Мурзина җитәкчелегендә биредә һәркем үз хезмәтен зур җаваплылык тоеп башкара. Быел...

Тир түгеп, армый-талмый башкарган хезмәтләренең җимешләрен татый "Чишмә" хуҗалыгы да. Тулып торган иген кырларыннан кайткан икмәкләрне ындыр табагында колач җәеп каршы алалар.
Урып-җыюның бар муллыгы, бар кодрәте - ындыр табагында. Мондагы алтын таулар күңелләргә канат куя. Амбар хуҗасы Илсөяр Мурзина җитәкчелегендә биредә һәркем үз хезмәтен зур җаваплылык тоеп башкара. Быел да биредә күләмле эшләр эшләнгән. Төп эшчеләрдән тыш, укучылар, студент кызлар да хуҗалыкка ярдәмгә килә. Әлеге эшләрдә кайнап, ындыр табагында сынатмыйча хезмәт куючы яшьләрнең икмәк кадерен, әһәмиятен белеп үсүе күңелләрне сөендерә.
"Мин ел саен бу чорда ындыр табагына эшкә киләм. Икмәк уңышы өчен көрәштә үз өлешемне кертүемә шатмын", - ди Фирүзә Мусина.
Көн булса - икмәк булыр, икмәк булса - көн булыр. Әлеге ике төшенчә ындыр табагындагы эшкә тәэсир итүче, муллыкның, иминлекнең төп нигезе. Кайткан икмәкләр эшкәртелеп, урнаштырылып бара, орлыкка салып куела. Хуҗалыкның ике амбарында да шул рәвешчә кызу эш кайный.
Быел ындыр табагында хуҗалыкның үз көче белән яңа киптерү агрегаты сафка бастырылды. Ул чыгымнарны киметү максатында газга көйләнгән. Ике ЗАВ агрегатының җиһазлары яңартылган, орлык салу өчен өр-яңа бер склад төзелгән. Хуҗалыкның җир белгече Рөстәм Мостафин биредә хезмәтне оештыру турында бәян итте: "Быел урак барышында көннәр коры торды. Шунлыктан икмәкне киптерү ихтыяҗы да булмады. Бөртекләр ындыр табагына кайта тора, урнаштырылып бетеп бара. Амбарда эш көйле оешкан".
Урып-җыю чорында көн кадагында булган мәсьәләләрнең берсе - ашханәләрнең бүгенге торышы. Бу яклап таләпләр үтәлеше дә контрольдә тотыла. "Чишмә" хуҗалыгы ашханәсендә тәҗрибәле пешекчеләр чын мәгънәсендә үз һөнәрләренең осталары. Розалия Мурзина җитәкчелегендә алар әзерләгән ризыкларны механизаторлар яратып, мактап ашыйлар. Эш шартлары уңай ашханәдә. Су кергән, савыт-саба юган суны түгү өчен канализация бар. Су җылыту җайланмалары, вентиляция эшли.
Гомумән, хуҗалык матур итеп эш оештыруы белән өлге булырлык. Аларның алга таба да эш күрсәткечләре, хезмәтләренең соңгы нәтиҗәләре күркәм булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев