Президент Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Корбан бәйрәме белән тәбрикләде

Без Исламга һәм башка традицион диннәргә хас булган рәхим-шәфкать, гаделлек идеаллары һәр кешенең күңел түрендә урын алыр, мәгънәсез, диелә котлауда.
(Казан, 21 август, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корбан бәйрәме уңаеннан республика мөселманнарына мөрәҗәгать итте.
"ХөрмәтлеТатарстан мөселманнары!
Кадерле ватандашлар!
Сезне Корбан бәйрәме уңаеннан чын йөрәктән котлыйм. Һәрбер мөэмин мөселманның игелекле уйлары, карашлары тантаналы бу көннәрдә ислам дөньясының мәркәзе – Мәккәгә юнәлгән. Аллаһы Тәгаләгә сыенып изге урыннарга хаҗ кылу, ихлас гыйбадәт, Аллаһ ризалыгы өчен чалына торган корбан һәм кадерле ата-бабаларыбыз рухына багышлаган дога – бу күркәм гамәлләребез белән без иман нуры яктысында, рухи камилләшү аша яшәешнең бөек серен ача киләбез.
Корбан гаете – хәерле эш-гамәлләргә, тынычлыкка, бердәмлеккә өндәүче зур бәйрәм. Иманлы һәр кешенең җанын бу вакытта мохтаҗларга ярдәм итү, миһербан-мәрхәмәт күрсәтү, ата-анага, өлкәннәргә хөрмәтле һәм илтифатлы булу хисләре били, киләчәккә якты өметләр тагын да арта. Без Исламга һәм башка традицион диннәргә хас булган рәхим-шәфкать, гаделлек идеаллары һәр кешенең күңел түрендә урын алыр, мәгънәсез дошманлыкка һәм низагларга чик куелыр дип ихластан ышанабыз.
Язмышлары Казанга нык бәйләнгән күренекле ике шәхес – философ һәм мәгърифәтче: мәшһүр татар галиме Шиһабетдин Мәрҗаниның һәм рус язучысы Лев Николаевич Толстойның быел республикабызда юбилейларын билгеләп үтүгә бәйле рәвештә мондый инанулар хәзер йөрәккә тагын да якынрак.
Төрле милләт, төрле дин тотучылар вәкилләре үзара дус-тату яшәгән, хезмәттәшлек иткән Татарстанда дини оешмаларның гомум социаль бурычларны хәл итүдә бердәм эш йөртүе аеруча зур әһәмияткә ия. Иң беренче нәүбәттә, бу шарт традицион рухи нигезләргә таяну гаять мөһим булган гаилә институтын ныгытуга кагыла.
Корбан бәйрәме әхлакый үсешкә яңа мөмкинлекләрача, яшәү дәртен, гаиләләребез һәм халкыбыз язмышы өчен җаваплылык хисен көчәйтә. Бәйрәм ямьле, шатлыклы, матур тәэсирләргә бай булсын!
Хөрмәтле татарстанлылар, һәммәгезгә Аллаһ рәхмәте белән тынычлыкта, иминлектә, муллыкта яшәвегезне, бәхетле, игелекле гомер кичерүегезне телим!" - диелә котлауда.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 май 2022 - 10:23Бүген, 27 май китапханәчеләр көне: Китапханә китапны өйгә китерә, килеп ала Актаныш үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәрләре без укырга теләгән китапны өебезгә китереп бирә, укып чыккач, килеп ала. Барып йөрисе дә юк.12800
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.200600
-
25 май 2022 - 13:21Бүген Актаныш районы кадетлары өчен соңгы кыңгырау чыңлады Районыбыздагы һәрбер чараны ямьләп, матурлап, патриотик рух бүләк итүче кадетларыбыз өчен бүген соңгы кыңгырау чыңлады.34003
-
25 май 2022 - 08:35Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов якташларыбызны Сабантуй бәйрәменә чакырды (+фоторепортаж) Актаныш якташлык җәмгыятьләре башкалабыз Казанда да, Чаллыда да уңышлы эшләп килә. 24 май көнне Чаллы шәһәренең Энергетик мәдәният сараенда районыбызда туып-үсеп халкыбызның танылган шәхесләренә әверелгән якташларыбыз бер сәхнәгә җыелды. Күренекле сәнгать әһелләре белән бергә Актанышның мәдәният коллективлары да очрашу-концертның яме-күрке булдылар.32600
-
24 май 2022 - 14:52СОҢГЫ КЫҢГЫРАУ-2022: Гимназияне тәмалаучылар яңа бинаның беренче чыгарылыш сыйныфы буларак тарихта кала Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның быелгы унберенчеләре исеме-җисеменә туры килгән соңгы кыңгырау бәйрәме бүләк итте.41100
-
24 май 2022 - 13:39Актанышның беренче мәктәбе укучылары Соңгы кыңгырау бәйрәмен үзәк стадионда уздырды Бүген районыбыз мәктәплрендә соңгы кыңгырау чыңлады. Актанышның беренче санлы мәктәбенең соңгы кыңгырау бәйрәме икенче ел рәттән Советлар Союзы Герое Баян Дәүләтов исемендәге стадионда уза. Стадионның тамашачылар урынында энә төшәр урын да калмаган иде.70000
-
23 май 2022 - 17:41В Россельхозцентре Татарстана предупредили, чем грозит хлебная полосатая блошка посевам яровых культур Специалисты районных отделов татарстанского филиала «Россельхозцентра» выявили на посевах насекомых, которые вредят всходам злаковых культур. К концу второй декады мая в республике яровые культуры обследованы на площади 8,6 тыс. га. При этом хлебные полосатые блошки – вредители зерновых культур – обнаружены на 2,7 тыс. га, или почти на трети обследованных площадей.15000
-
23 май 2022 - 13:24Актанышның мәдәният паркындагы Габдулла Тукай бүләге ияләре язылган китап-постаментка Ләбиб Лерон исеме өстәлде Актанышның мәдәният паркында Габдулла Тукай премиясе лауреатларының исемнәре язылган китап-постамент бар. Бирегә Актаныш районында туып-үсеп татар халкының иң олы бүләгенә лаек булган якташларыбызның фоторәсемнәре урнаштырылган, исемнәре уеп язылган.44000
-
23 май 2022 - 12:31Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиядә Гамил Афзал исемендәге "Яшь каләмчеләр" республика фестивале уза Бүгенге әдәбият бәйрәменең программасы бик бай- әдәбият һәм сәнгать көне сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта Гамил Афзал исемендәге "Яшь каләмчеләр" республикакүләм фестиваленең ачылу тантанасы белән башланып китте.33501
-
20 май 2022 - 07:23Әй, язмыш, язмыш: Өлгерәсе иде!.. Аркамда – биштәр, аякларымда – кроссовкалар, өстемдәге курткам да пикникка чыкканда кия торган, яңасы никтер тәнемә ябышмый. Көзге каршында сәгатьләр буе чәч ясап азапланучыларны, гомумән, аңламыйм. Бейсболкамны башыма ябыштырып куям да чыгып чабам. Ләлә САБИРОВА36200
-
10 май 2022 - 11:57"АКТАНЫШ АВАЗЫ" телевидениесе хәбәрләр тапшыруы 05.05.22
-
4 май 2022 - 15:4703.05.22 ХӘБӘРЛӘР
-
ЯҢГЫРГА ТИКЛЕМ:Бәрәңге утыртып өлгердегезме, иптәшләр? Бакчаларда көннәр буе, яллларны көтеп алып казыну вакыт та җитте. Бәрәңге утырту авыл җирендә - бәләкәй чакларыбыздан ук бер зур эш, хезмәт эйфореясенең югары ноктасы! Бакчаларыгызда ниләр чәчтегез әле? Кичә бакчаларыгызда мәшәкатьләнеп, язгы май яңгыры асларында калмадыгызмы? Кишер, суган, чөгендер һәм башка яшелчә-чәчәкләрне дә утыртабыз әкренләп.
-
27 май 2022 - 17:20Ак Барс банк Актаныш районы укытучыларына яңа ноутбуклар тапшырдыБүген хакимиятнең кече утырышлар залында Актаныш районы укытучыларына тантаналы шартларда 258 заманча ноутбук тапшырылды.8600
-
27 май 2022 - 15:06Майның соңгы ике көнендә бакчага чыкмагыз!Бу ялларда утырту эшләрен төгәлләгез.24700
-
27 май 2022 - 14:46Дини нәселнең бер тармагы“Абыстайлар – ак әбиләр” проектына районыбызда ислам динен үстерүгә зур өлеш кертүче абыстай-остазлар турында мәгълүмат туплана. Сәйдә РАХМАНОВА, район мөслимәләр берлеге җитәкчесе.6300
-
27 май 2022 - 14:30Майда кайсы дару үләннәрен җыябыз— Үги ана яфрагы салкын тию, грипп, сулыш юллары чирләреннән бик файдалы. Дәвалану өчен чәчәкләре һәм яфраклары кулланыла. Чәчәкләрен – майда, яфракларын июньдә җыялар.7600
-
12 май 2022 - 10:45Актаныш икмәк комбинатыннан вакансияләр Актаныш икмәк комбинатына шофёр, кондитер, торт пешерүче кондитерлар, ипи пешерүчеләр эшкә чакырыла107900
-
11 май 2022 - 14:32Актаныш кошчылык станциясе бройлер чебиләр һәм мулард үрдәкләрне сатуга чыгара 13 майдан Актаныш кошчылык станциясе тәүлеклек һәм ункөнлек йорт кошларын тәкъдим итә.112000
-
4 май 2022 - 09:52Вакансияләр тәкъдим итәбез! Актаныш икмәк комбинатына шофёр, кондитер, торт пешерүче кондитерлар, ипи пешерүчеләр кирәк.100300
-
26 май 2022 - 15:23Аккүз ФАП мөдире Ләйсән Анамова «Ел табибы - Ак чәчәкләр 2022» бәйгесе номинанты Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында «Ел табибы - Ак чәчәкләр 2022» бәйгесе номинантлары өчен тавыш бирү башланды. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.47104
-
23 май 2022 - 16:21“Яшьләр каләме” фестиваленең Гран-при иясе- гимназия укучысы Ралиф Гыйздәтуллин Бүген районыбызда әдәбият-сәнгать көннәре кысаларында “Яшьләр каләме” фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.46601
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: СМИ: Актаныш
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ №ФС77-47622 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Гимадиев Айнур Расимович
Адрес редакции: 423740, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 49
Телефон редакции: 8(85552) 3-09-29, 3-15-44
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: airs16@mail.ru.
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика