Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Райондашларыбызга уңышлар телибез

Татарстанда балаларның һәм яшьләрнең иҗади сәләтен ачу һәм аны үстерүгә юнәлтелгән "СОЗВЕЗДИЕ"-"ЙОЛДЫЗЛЫК" " республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале старт алды. Сәләтле балалар һәм яшьләр арсында зур популярлык казанган, иң-иңнәренә зур сәхнәгә, эстрадага юл ачкан бу фестиваль быел 15нче тапкыр үткәрелә һәм ул Җиңүнең 70 еллыгына багышлана. 13-15 март көннәрендә...

Татарстанда балаларның һәм яшьләрнең иҗади сәләтен ачу һәм аны үстерүгә юнәлтелгән "СОЗВЕЗДИЕ"-"ЙОЛДЫЗЛЫК" " республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале старт алды. Сәләтле балалар һәм яшьләр арсында зур популярлык казанган, иң-иңнәренә зур сәхнәгә, эстрадага юл ачкан бу фестиваль быел 15нче тапкыр үткәрелә һәм ул Җиңүнең 70 еллыгына багышлана.
13-15 март көннәрендә Әгерҗе районында аның чираттагы зона этабы оештырылды. Биредә Әгерҗе, Актаныш, Минзәлә, Мөслим районнарыннан 5-21 яшьлек балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр катнашты.
Әлеге зона этабында уңышлы чыгыш ясап, районыбыздан финалга үткән балалар һәм коллективлар булып түбәндәгеләр танылды:
"Хореография" номинациясендә" "Образ" бию ансамбле (җитәкчеләре Н. Романова һәм Р. Миндияров);
"Вокаль ансамбльләр" номинациясендә Актаныш сәнгать мәктәбенең "Тамчы" вокаль ансамбле (җитәкчесе Л. Мостафина);
"Конферанс" номинациясендә Равил Шәехов, Илназ Яхин, Аяз Ялалов, Солтан Бәдретдинов, Рәдис Гарипов, Аделина Егорова, Резеда Миргаязова (җитәкчеләре Л. Ялалова), Әминә Габдуллина (җитәкчесе И. Габдуллина);
"Вокал-соло" номинациясендә Алмаз Хөсәенов, Гүзәл Шәрәфетдинова (җитәкчеләре Л. Мостафина), Динара Акмалова (җитәкчесе Р. Мисбахова).
Казанда конкурсның финал өлеше 13-16 апрель көннәрендә узар дип көтелә. Райондашларыбызга уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев