Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Татарстан Президенты – Актанышта (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

15 август көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Актанышка эш сәфәре белән килде. Безгә килгәнче ул Мөслим районында уздырылган мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә катнашкан. Аннары Минзәлә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән очрашкан. Республика җитәкчесе Актаныштагы сәфәрен дә иң элек районыбыз басуларын караудан башлады. Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы авыл...

15 август көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Актанышка эш сәфәре белән килде. Безгә килгәнче ул Мөслим районында уздырылган мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә катнашкан. Аннары Минзәлә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән очрашкан. Республика җитәкчесе Актаныштагы сәфәрен дә иң элек районыбыз басуларын караудан башлады.
Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, район башлыгы Фаил Камаев белән берлектә, Нур Баян исемендәге хуҗалык, "Әнәк" агрофирмасы, "Актаныш" агрофирмасы, "Саф", "Эконом", "Ташкын", "Чишмә", "Башак" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре басуларының торышын карады. "Башак" хуҗалыгының бодай басуында тукталыш ясап, игенчеләр белән очрашты. Район хуҗалыкларына өр-яңа комбайннар тапшырды.
- 25 августка кадәр һава торышы яхшы булыр дип фаразлана. Һәр көнгә үзегезгә йөкләмә алып эшләсәгез, уракны вакытында һәм югалтуларсыз башкарып чыгарсыз, - диде Марат Әхмәтов.
Президент киләсе ел уңышын кайгыртып, ашлама алыр өчен 1 миллиард сум, шәхси хуҗалыкларны үстерүгә 360 миллион сум акча бирелүе хакында әйтеп үтте. Игенчеләребезгә урып-җыюны уңышлы төгәлләүгә уңышлар, сәламәтлек теләде.
Бу чарада районның барлык хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл башлыклары катнашты.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев