Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Татарстанлылар фикеренә таянып эшлиләр (ФОТОДӘЛИЛ)

Татарстанда 16 ел дәвамында, аерым көннәр билгеләнеп, гражданнарны кабул итү оештырыла. Татарстанлылар һәр атнада үзләрен борчыган сораулар, тәкъдимнәр белән министрлык, дәүләт комитеты җитәкчеләренә, район башлыгына, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлегенә, Дәүләт Советы, Дума депутатларына мөрәҗәгать итә алалар. Халык каршында ачыклык һәм хисап тоту - Татарстан хакимиятенең нигезле эшенең төп принципларыннан...

Татарстанда 16 ел дәвамында, аерым көннәр билгеләнеп, гражданнарны кабул итү оештырыла. Татарстанлылар һәр атнада үзләрен борчыган сораулар, тәкъдимнәр белән министрлык, дәүләт комитеты җитәкчеләренә, район башлыгына, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлегенә, Дәүләт Советы, Дума депутатларына мөрәҗәгать итә алалар.
Халык каршында ачыклык һәм хисап тоту - Татарстан хакимиятенең нигезле эшенең төп принципларыннан берсе. Шулай ук, гражданнар "Халык контроле" аша сорауларын биреп, он-лайн режимда аның үтәлешен күзәтеп тора ала. Иң мөһиме - синең соравың җавапсыз калмаячак, һәм аны тиз арада хәл итәргә тырышачаклар. Ә безнең районда болар ничек эшләнә?
Тулырак район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов:
- Атна саен район хакимиятендә район башлыгы, башкарма комитет җитәкчесе һәм аларның урынбасарлары халыкны кабул итә. Гражданнар үзләрен борчыган проблемалар, хәл итәсе мәсьәләләр белән керә, ә без, үз чиратыбызда, аларны хәл итәргә тырышабыз. Актаныш халкын шәхси мәсьәләләр генә түгел, район үзәгендәге, авыллардагы юллар, тирә-якны ямьләндерү проблемалары борчый. Җир, мөлкәт, яшәү шартларын яхшырту буенча сораулар бик күп. Шулай ук бик яхшы тәкъдимнәр белән керүчеләр шактый.
- "Халык контроле" порталы аша мөрәҗәгатьләр бармы?
- Көннән-көн тормыш алга бара. Яңа технологияләр керә. Интернет аша үзеңне борчыган категория буенча соравыңны калдыра аласың. Актанышлыларны күбрәк торак-коммуналь хуҗалыгы, юллар мәсьәләләре, тирә-якның төзеклеге борчый. Әлеге сорауларның үтәлешен тиешле структуралар күзәтеп тора. Шулай ук, "Гражданнар мөрәҗәгате" аша да хатлар килә. Аларга без утыз көн эчендә җавап бирәбез. Гражданнарны кабул итү көне, "Халык контроле" системасының нәтиҗәле эшләве - район һәм республика җитәкчелегенең "Бердәм Россия" партиясе белән уртак алып барыла торган сәясәте.
Халык белән даими очрашу, аралашу хакимиятнең башкарма органнарына һәм депутатларга, булган мәсьәләләрне оператив рәвештә күзәтүдә тотып, үз эшләрен татарстанлылар фикеренә таянып оештырырга мөмкинлек тудыра.
Район Советының оештыру бүлеге җитәкчесе Дәния Касыймова:
- 2016 елның алты аенда 203 граждан приемга килеп, шуларның 186сы район башлыгына һәм башкарма комитет җитәкчесенә мөрәҗәгать итте. Җирлекләрдә биш күчмә кабул итү оештырылды. Күбесе торак программаларында катнашу, авыру сәбәпле матди ярдәм сорап һәм җир мәсьәләләре буенча килә. Һәр сорау җентекләп өйрәнелеп, законнарга туры китереп ярдәм күрсәтелә.
Ленар Хөсәенов, Актаныш авылы:
- Бик уңышлы проект. Җитәкчелек белән халык арасында күпер дип әйтергә була. Район җитәкчеләренә, министрларга, хәтта Президентның үзенә дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Проблемалар тиз һәм оператив рәвештә чишелеш таба.
Рәшит Галимуллин, Югары Яхшый авылы:
- "Халык контроле" системасы белән кызыксынып торабыз. Мин үзем дә сораулар булганда әлеге портал аша хәбәр итәм. Килеп туган мәсьәләләрне тиз хәл итәләр.
"Халык контроле" аша дүрт ел эчендә республика буенча 78 мең мөрәҗәгать теркәлеп, шуның 61 меңе чишелеш тапты.
2016 елда Актаныш районы буенча "Халык контроле"нә 20 мөрәҗәгать теркәлгән:
- тирә-якның төзеклеге - 6
- муниципаль юлларны төзекләндерү һәм тәртиптә тоту - 12
- юл йөрүне көйләү - 2
Шуларның:
- эшләнгән - 12
- дәлилләнгән кире кагу - 3
- планда каралган - 4
- эш стадиясендә - 1

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев