Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

“Таттелеком” актанышлыларга бәйрәм бүләк итте (+ФОТОРЕПОРТАЖ)

Актаныш районы елдан-ел төзекләндерелә һәм матурлана бара. Замана белән бер адымда атларга омтыла ул. Шундый максатны күздә тотып Актаныш "Кур­кы­ныч­сыз Та­тарс­тан" про­ек­тында катнаша. БЕЛЕШМӘ: Соң­гы ел­лар­да рес­пуб­ли­ка­быз­да "Кур­кы­ныч­сыз Та­тарс­тан" про­ек­ты эш­ләп ки­лә. Аны тор­мыш­ка ашы­ру кы­са­ла­рын­да ав­то­ма­гист­раль­ләр­дә һәм ха­лык күп җы­е­ла тор­ган урын­нар­да ви­де­о­кү­зә­тү җай­лан­ма­ла­ры ур­наш­ты­рыл­ган иде. Про­ект­ның икен­че эта­бы...

Актаныш районы елдан-ел төзекләндерелә һәм матурлана бара. Замана белән бер адымда атларга омтыла ул. Шундый максатны күздә тотып Актаныш "Кур­кы­ныч­сыз Та­тарс­тан" про­ек­тында катнаша.

БЕЛЕШМӘ: Соң­гы ел­лар­да рес­пуб­ли­ка­быз­да "Кур­кы­ныч­сыз Та­тарс­тан" про­ек­ты эш­ләп ки­лә. Аны тор­мыш­ка ашы­ру кы­са­ла­рын­да ав­то­ма­гист­раль­ләр­дә һәм ха­лык күп җы­е­ла тор­ган урын­нар­да ви­де­о­кү­зә­тү җай­лан­ма­ла­ры ур­наш­ты­рыл­ган иде.

Про­ект­ның икен­че эта­бы - "Кур­кы­ныч­сыз ишегал­ды"- бар­лык шә­һәр­дә­ге, район үзәкләрендәге йорт­лар­да һәм йорт ти­рә­лә­рен­дә ви­де­о­кү­зә­тү җай­лан­ма­ла­ры ур­наш­ты­ру­ны күз­дә то­та. Прог­рам­ма­ны тор­мыш­ка ашы­ру бе­лән Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы­ның Эч­ке эш­ләр ми­нистр­лы­гы һәм Мәгъ­лү­мат­лаш­ты­ру һәм э­лем­тә ми­нистр­лы­гы шө­гыль­лә­нә, ә төп баш­ка­ру эш­лә­ре "Тат­те­ле­ком" ачык ак­ци­о­нер­лык ­җәм­гы­я­те­нә йөк­лән­гән.

Әлеге проект кысаларында, Актанышта яшәүчеләрнең балалар куркынычсызлыгын сакларга һәм шәхси автотрантспортын күзәтергә мөмкинлекләр туа.

Август аена кадәр "Кур­кы­ныч­сыз ишегал­ды" проекты нигезендә Актаныш буенча 106 камера урнаштырылырга тиеш иде. Бүген исә алар официаль рәвештә район үзәгендә яшәүчеләрнең куркынычсызлыгын саклый башлады.

Шушы уңайдан бүген "Таттелеком" ачык акционерлык җәмгыяте актанышлылар өчен бәйрәм ясады. Ул "Актаныш басмалары" ял паркында оештырылдан иде. Чарада "Таттелеком" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Лотфулла Шә­фигуллин үзе дә катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев