Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Төзүчеләр – үз-үзләренә һәйкәл куючылар

Узган шимбәдә районның төзелеш оешмалары хезмәткәрләре, җитәкчеләре, шулай ук ветеран-төзүчеләр һөнәри бәйрәмнәрен, бергә җыелып, билгеләп үттеләр. Календарь даталар буенча, төзүчеләрнең һөнәри бәйрәме август аена туры килсә дә, районда аны көзге чорга калдыруны кирәк дип саныйлар. Чөнки җәйге чор - авыл хуҗалыгындагы урып-җыю эшләре кебек үк, төзүчеләр өчен дә уттай кызу...

Узган шимбәдә районның төзелеш оешмалары хезмәткәрләре, җитәкчеләре, шулай ук ветеран-төзүчеләр һөнәри бәйрәмнәрен, бергә җыелып, билгеләп үттеләр. Календарь даталар буенча, төзүчеләрнең һөнәри бәйрәме август аена туры килсә дә, районда аны көзге чорга калдыруны кирәк дип саныйлар. Чөнки җәйге чор - авыл хуҗалыгындагы урып-җыю эшләре кебек үк, төзүчеләр өчен дә уттай кызу эш өсте.
Төзүчеләрне район башлыгы Фаил Камаев котлады.
- Сез - үзегезгә турыдан-туры һәйкәл куючылар. Яңа, матур биналарга карап, моны шул оешма төзеде дип, телгә алалар. Яңа юллар, яңа күперләр өчен халык рәхмәт укый. Сез безнең район өчен бик кадерле, киләчәктә дә хезмәтегез белән безне сөендереп торырсыз, - дип, ышанычын һәм рәхмәт сүзләрен белдерде ул.
Күп еллар тәҗрибәсе күрсәткәнчә, районыбызның төп тармагы - авыл хуҗалыгы. Әмма шуңа карамастан, икмәк, ит, сөт җитештерсә дә, авыл хуҗалыгы да төзелештән башка яши алмый. Әйе, төзелеш - районда әйдәп баручы икенче зур тармак, халыкны эш белән тәэмин итүче өлкә.
- 2016 елда 700 млн сумга якын капиталь салым үзләштерелә икән, бу күләмле эшләр алып барылуы турында аңлата. Төзелеш оешмаларының әле өстәмә, хуҗалык исәбенә эшли торган эш төрләре дә бар. Актаныш үсә, матурая, камилләшә, кешеләргә мөмкинлекләр күбрәк тудырыла. Моңа китерүче сәбәпчеләр берничә. Беренчесе - заманында су басу зонасыннан Актанышны өскә күтәреп, яңадан төзегән, генплан нигезендә, акыллы карар кабул иткән аксакаллар. Икенчесе - Актанышта барлыкка килгән төзелеш оешмалары. Халыкны сыйфатлы торак йортлар белән тәэмин итү, авылларда яңа социаль объектлар төзү яки булганнарын капиталь төзекләндерү, су проблемаларын хәл итү, яңа юллар, күперләр булдыру сезнең җаваплылыкта башкарыла, - диде Фаил Мисбах улы.
Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов та республикада барган программаларның үтәлешен атна саен анализлап, тикшереп тора. Нигездә, алар - төзелешкә кагылышлы программалар. Юллар төзелешенә быел республикада зур финанс мөмкинлекләре каралганы мәгълүм. Төп таләп - юллар сыйфатлы һәм чыдам булсын.
Район башлыгы да республика программаларыннан, кулдан килгәнчә, нәтиҗәле файдалану яклы. Үзебезнең төзелеш оешмаларын саклап калу, аларны заказлар белән тәэмин итү һәм барлык төр эшләрне дә актанышлылар көче белән башкарып чыгуны максат итеп куя:
- Башка җирдән килеп, нидер эшләп, төзеп бирүчегә сөенергә ярамый. Ташчы да, буяучы да, эретеп ябыштыручы да үз кешеләребез булырга тиеш.
Күптән түгел нәкъ шундый максатны алга куеп эшләүче ПМК һәм "Газстройсервис" оешмалары җитәкчеләре Асыл Шәяхмәтов һәм Равил Ярмиев, тәҗрибә
уртаклашу максатыннан, Фаил Камаев белән берлектә, Белоруссия башкаласы Минск шәһәренә барып кайттылар.
Район башлыгы алдагы көннәргә тагын да зуррак максатлар куюдан курыкмаска чакырды:
- Киләсе ел күпкә катлаулырак булырга охшаса да, без төрле юлларны эзләргә, төзүчеләрне эшле итәргә тырышачакбыз, бер генә оешма да кыерсытылып, читтә калмасын. Беләсездер: "Татнефть" компаниясе Актанышны нефть районы дип игълан итте. Шулай булгач, төзелешләр әле туктап калмас. Иң мөһиме - сәламәт булыгыз, гаиләләрегезгә иминлек, эшегездә уңышлар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев