Хокук бозуларны профилактикалау комиссиясенең чираттагы утырышы узды
Бүген Актаныш район хакимиятенең утырышлар залында хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды. Биредә Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов та катнашты.
Утырыш башында тәүге көн тәртибә буенча Лилия Хәйдәрова «Закон территориясе» республикакүләм конкурсының район этабы нәтиҗәләре белән таныштырды.
Биредә барлыгы районыбыз мәктәпләреннән 22 эш кабул ителгән, ә менә авыл җирлекләреннән нибары 1 булган икән. Биредә 67 балл белән Аккүз мәктәбе,
65 балл белән Актанышбаш авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Гадел Маликов,
Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты
һәм 2нче санлы мәктәп билгеләнделәр һәм бүләкләнделәр.
Комиссиянең алдагы эшенә Актаныш районы башлыгы урынбасары Илшат Габделхаев рәислек итте.
Халык арасында хокук саклау хәрәкәтен үстерү турында сүз барды.
Киров авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Илназ Мәгъданов, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Хуҗәхмәтова, эчке эшләр бүлеге җитәкчесе, полиция полковнигы Рәдиф Баһавиев, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесенең урынбасары Рәвил Таймасов, үзәк хастаханә баш табибының урынбасары Рөстәм Могътазиров чыгышларын тыңлап киттек. Райондагы хокук бозуларга бәйле вәзгыять торышы хакында ачыктан-ачык бәян ителде.
Балалар һәм яшьләр арасында хокук бозулар булуы аеруча аянычлы икәнен аңлыйбыз, шул исәптән алкоголизм һәм наркоманияне кисәтү, булдырмауда яшьләр секторының һәм мәктәпләрнең роле зур. Утырышта социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән эш алып бару, яшүсмерләрне вакытлыча эш белән тәэмин итү хакында да сүз барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев