Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Анализлар диагноз куярга булыша (Район үзәк хастәханәсенең лаборатория җитәкчесе Диләрә Сәлахова белән әңгәмә)

Хастаханәгә килгән бер генә авыру да клиник лабораториягә кермичә китә алмый. Чөнки авыруларны дәвалау нәкъ шушыннан башлана. Чиратларның да иң күбесе аларга - кан анализы тапшырган бүлмәләргә туры килә. Район үзәк хастаханәсе лабораториясендә 12 кеше: өч табиб, җиде фельдшер-лаборант, ике санитарка хезмәт куя. Биредә барысы 50гә якын төрдәге анализ тикшерелә....

Хастаханәгә килгән бер генә авыру да клиник лабораториягә кермичә китә алмый. Чөнки авыруларны дәвалау нәкъ шушыннан башлана. Чиратларның да иң күбесе аларга - кан анализы тапшырган бүлмәләргә туры килә.
Район үзәк хастаханәсе лабораториясендә 12 кеше: өч табиб, җиде фельдшер-лаборант, ике санитарка хезмәт куя. Биредә барысы 50гә якын төрдәге анализ тикшерелә. Бары тик анализлар ярдәмендә генә табибларның дөрес диагноз куюы, төрле дәвалау ысуллары билгели алуы һәркемгә мәгълүм. Шуларны исәпкә алсак та, лаборатория хезмәткәрләренең эшенең никадәр авыр һәм җаваплы икәнлеген чамалау кыен түгел. Югары категорияле, стажлы бу хезмәткәрләргә иртәнге анализларны алып бетергәч, экстрен авыруларны кабул итәргә, анализларны тикшерергә дә кирәк. Анализларның төгәллегенә ирешү өчен соңгы елларда лаборатория заманча җиһазлар белән җиһазландырылган. Анализлар автомат рәвештә башкарыла, шулар рәтеннән бәвел анализы да компьютер ярдәмендә тикшерелә.
Лаборатория бүлмәләре ишекләре янәшәсенә иртәнге сәгатьләрдән үк көн саен ничәмә-ничә кабинеттан кулларына берничәшәр юллама тоткан күп сандагы авырулар җыела. Аларга хәрби хезмәткә китүчеләр, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, диспансерлаштыру узучылар да өстәлә. Анализларны иртәнге сәгать 7 дән 11гә кадәр кабул итәләр.
Анализ бирүне, аеруча бармактан кан алдыруны күпләр яратмый. Анализны тапшырганнан соң да урынының озак вакытлар сыкрап торуы күңелгә тия. Шуның өчен дә анализ бирергә үзеңне алдан әзерләргә кирәк. Бу хакта лаборатория җитәкчесе Диләрә Сәлахова да сөйләшү барышында кат-кат басым ясады.
- Анализларның дөреслеге күпчелек очракта авыруның үзеннән тора. Анализ бирер өчен алдан ук әзерләнергә кирәк. Чөнки кайбер факторлар анализның дөрес булу-булмавына тәэсир итәргә мөмкин. Гомуми кан анализы бирер алдыннан түбәндәге шартларны үтәү сорала: 2-3 көн кала - майлы, кыздырылган ризыклар, ит; 12 сәгать кала ризыклар кабул итмәскә, спиртлы эчемлекләр, тәмәке кулланмаска. Анализ бирәсе көнне үзеңне эмоциональ яктан тыныч тотарга, физик киеренкелектән котылырга кирәк.
- Әгәр дә кеше хастаханәгә анализ тапшырасын белмичә генә килсә, ул вакытта нишләргә?
- Кеше хастаханәгә килергә җыена икән, берсүзсез, ашамыйча килергә тиеш. Чөнки кайсы гына табиб булмасын, ул аны анализ бирергә җибәрәчәк.
- Диләрә Наибовна, авыру гемоглобинын тикшертергә килә, ә үзе составында тимер булган препаратлар кабул итә ди...
- Бу очракта, әлбәттә, анализлар дөрес булмый. Без авыру кабул иткән препаратларны тикшерәбез булып чыга. Кандагы шикәр күләмен ачыклау буенча анализ бирер алдыннан тешләрне чистартмаска, сагыз чәйнәмәскә, контрацептив һәм сидек кудыргыч препаратлар кулланмаска кирәк.
- Авырулар арасында, район хастаханәсендә биргән анализлар республика хастаханәләрендә яки башка җирләрдә биргән анализлар белән чагышмады дигән сүзләрне дә еш ишетергә туры килә. Әлеге аерма нилектән килеп чыга?
- Әйткәнемчә, анализларның дөреслеге күп факторларга бәйле. Иң беренче чиратта - авыруның үзенә. Аның төрле дарулар кабул итүенә. Икенчесе - анализларны тикшерә торган җиһазларга. Төрле хастаханәләрдә анализаторлар төрлечә. Аларның үзләренең нормативлары, берәмлекләре бар. Аермалар шунлыктан килеп чыга да.
- Бәвел анализына да тукталсагыз иде.
- Бәвелне 5 төрле анализга тикшерәбез. Аны биргән вакытта шәхси гигиена кагыйдәләрен төгәл үтәргә, бәвел өчен махсус билгеләнгән савытлардан гына файдаланырга кирәк. Табиблар бәвелгә берничә төрле анализ тапшырырга кушкан очракта, аларның барысын берьюлы бирергә ярамый. Ә кайбер авырулар бер тапшырганда өч савытка гына бүләләр дә, тапшыралар. Бу очракта анализлар дөрес булмый.
Тизәк анализын биргән очракта клизма, эч йомшарткыч препаратлар кулланырга ярамый. Тизәктәге кан тәнчекләрен ачыклауга карата уздырылган анализларны алу вакытында диета сакларга, чөгендер, ит, бавыр, ысланган колбаса, составында тимер булган продуктлар: алма, татлы борыч, шпинат, фасольнең ак төрдәгесен, яшел суган, кыяр кулланмаска кирәк.
- Тагын нинди анализлар карыйсыз?
- Моңарчы кайбер анализлар Чаллыга җибәрелсә, бүген аларны үзебездә карыйбыз. Онкомаркерлар ярдәмендә Са125- хатын-кызлардагы яман шешкә тикшерү, ПСА-ирләрдәге аденома, простата, Са19-9-ашказаны, эчәгеләрдәге, ашказаны асты бизе, Са15-3- күкрәк бизе, АФП- бавыр яман шешләрен тикшерәбез. Бугаз бизе авыруларын, йөклелек чорында хатын-кызларның аналык куышлыгындагы инфекцияләрне кисәтү максатында анализлар даими алына, системалы рәвештә күзәтүләр уздырыла.
- Яман шеш авыруларын ачыклаучы анализлар да бушлай уздырыламы?
- Яман шешне ачыклау максатыннан уздырылучы онкомаркерлар түләүле. Теләгән һәркем әлеге анализларны биреп карый ала. Ә башкалары түләүсез.
- Сез ясаган анализларның дөреслеге Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан күзәтүдә тотыламы?
- Әлбәттә, тотыла. Безнең клиник лаборатория үткәргән анализларның сыйфаты сайлап алу юлы белән ел дәвамында өч тапкыр Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан тикшерелеп тора. Шунысы сөендерә: тикшергән анализлар комитет куйган таләпләргә туры килә. Анализларның дөреслеге безнең адреска Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан юлланган сертификат белән раслана.
- Әгәр кешедә анализларының дөреслегенә шик туса...
- Ул очракта без аңлатып бирергә, ярдәм итәргә һәрвакыт әзербез. Читтә биргән анализлары белән безнекеләр чагышмаса, кабат анализлар алып карарбыз. Иң мөһиме - төшенкелеккә бирелмәскә, ышанычны югалтмаска кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев