Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Булачак әниләргә бүләк

Кайсы гына ананың туачак сабыен сау-сәламәт итеп күрәсе килмәсен?! Ләкин, бар да без теләгәнчә булмаска да, төрле хәл килеп чыгарга да мөмкин. Әйтик, ананың кан басымы югары булган очракта, кислород җитмичә, туачак бала һәлак булу ихтималы бар. Менә шундый күңелсезлекләрне алдан кисәтү, булдырмау өчен Актаныш үзәк хастаханәсенең хатын-кызлар консультациясенә туу...

Кайсы гына ананың туачак сабыен сау-сәламәт итеп күрәсе килмәсен?! Ләкин, бар да без теләгәнчә булмаска да, төрле хәл килеп чыгарга да мөмкин. Әйтик, ананың кан басымы югары булган очракта, кислород җитмичә, туачак бала һәлак булу ихтималы бар. Менә шундый күңелсезлекләрне алдан кисәтү, булдырмау өчен Актаныш үзәк хастаханәсенең хатын-кызлар консультациясенә туу сертификаты өлешенә КТГ - кардиотонография аппараты кайтты.
Бу аппарат ярдәмендә йөклелекнең 32 атнасыннан башлап, авырлы хатын-кызларның туачак нарасыйларының йөрәк тибешен, хәрәкәт активлыгын төгәл билгеләп була. КТГ аппараты шулай ук булачак әниләрнең аналык тонусы турындагы мәгълүматны алырга да ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев