Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Дәваханәгә – диспансеризация үтәргә

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы билгеләмәсе буенча быел республиканың барлык район-шәһәрләрендә халыкка диспансеризация үткәрүдә яңа тәртипләр кертелде. Бу хакта тулырак сөйләвен үтенеп, район үзәк дәваханәсенең баш табиб урынбасары Рөстәм Могътазировка мөрәҗәгать иттек. - Соңгы елларда хөкүмәтебез сәламәтлек саклау системасына нык игътибар бирә. Билгеле программалар нигезендә эш итәбез. Бүгенге көндә амбулатор карталарны...

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы билгеләмәсе буенча быел республиканың барлык район-шәһәрләрендә халыкка диспансеризация үткәрүдә яңа тәртипләр кертелде. Бу хакта тулырак сөйләвен үтенеп, район үзәк дәваханәсенең баш табиб урынбасары Рөстәм Могътазировка мөрәҗәгать иттек.
- Соңгы елларда хөкүмәтебез сәламәтлек саклау системасына нык игътибар бирә. Билгеле программалар нигезендә эш итәбез. Бүгенге көндә амбулатор карталарны электрон вариантка күчерү өстендә эшлибез. Авыллардагы фельдшер-акушерлык пунктларына капиталь ремонтлар ясала, яңалары төзелә. Матди-техник базаны ныгыту буенча да хәрәкәт бара.
2013 елның 25 апрелендә республикадагы халыкка диспансеризация үткәрү турында 708 санлы боерык чыкты. Аның нигезендә 21 яшьтән алып, өч ел ара белән 99 яшькә кадәр булган кешеләр комплекслы медицина тикшеренүе үтүгә тартылачак. Мисал өчен 21, 24, 27, 30, 33, шулай итеп, 99 яшькә кадәр. Май аеннан бу юнәлештә эш башланды инде. Җаваплы кешеләр билгеләнде. Һәрбер гомум гамәли табибына план җиткердек. Күчмә бригадалар оештырып, авылларга да чыктык. Башта безгә ел ахырына кадәр 2888 кешегә диспансеризация үткәрү бурычы йөкләнгән иде, соңыннан планны 5500гә җиткерделәр.
- Комплекслы тикшерү ничә этапта үтә?
- Диспансеризация ике этапта үтә. Беренчесендә флюорография, УЗИ үтәләр, электрокардиограмма ясаталар һәм, билгеле, анализлар тапшыралар. Яшьләре 40тан узганнарга өстәмә анализлар да бирергә туры килә. Хатын-кызлар маммография, ә ир-атлар ПСА тест узачак. Әлеге этап хроник, яман шеш, диабет кебек авыруларны иртә стадиядә ачыклау мөмкинлеге бирә. Икенчесе, өстәмә тикшерүләр билгеләп, диагнозны тагын да тәгаенләү максатында оештырыла, анысының кирәклеген беренче этап нәтиҗәләре буенча һәм кешенең яшен исәпкә алып, участок табибы билгели.
- Икенче этаптагы тикшерүләр дә район үзәк дәваханәсендә башкарыламы?
- Икенче этапта тикшерелү өчен Чаллы шәһәрендәге дәваханәләр белән килешү төзибез. Авырулар шунда бара. Барлык тикшерүләр дә бушка башкарыла. Әлеге мөмкинлектән файдаланып, хуҗалык, оешма-предприятие җитәкчеләренә шуны әйтәсе килә: диспансеризация үткәреп бетерү өчен 3 ай вакыт калып килә. Эшче-хезмәткәрләрегезнең сәламәтлегенә битараф булмыйча, аларны район үзәк дәваханәсенә комплекслы тикшеренүгә алып килүне оештырсагыз иде. Кирәк булса, күчмә бригада белән урыннарга да чыгабыз, бары тик көнен билгеләп, безгә алдан хәбәр итүегез генә кирәк.
Рөстәм Азат улының сүзләрен куәтләп шуны гына әйтәсе килә: һәркем диспансеризация үтүнең бик җитди булуын, үз сәламәтлеген иң беренче чиратта үзе кайгыртырга тиешлеген аңласын, алда санап үтелгән яшьләргә туры килүчеләр кемдер кушканны көтмичә, участок табиблары кабул итүенә килсен, активлык күрсәтсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев