Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Кукмарада яшәүче себер түләмәсе белән авырган

5 август көнне Кукмара районының Люга авылында яшәүче бер агай үзен начар хис итеп, хастаханәгә мөрәҗәгать иткәч, аның себер түләмәсе (сибирская язва) белән авыруы ачыклана. Аның сүзләре буенча, авылдашлары көтүдән кайткан сыерларының авырып торуын сизеп, кичекмәстән чалырга ниятлиләр һәм бу эшне башкарырга аны, ягъни 1965 елгы Фәнил Габдуллинны һәм тагын...

5 август көнне Кукмара районының Люга авылында яшәүче бер агай үзен начар хис итеп, хастаханәгә мөрәҗәгать иткәч, аның себер түләмәсе (сибирская язва) белән авыруы ачыклана.
Аның сүзләре буенча, авылдашлары көтүдән кайткан сыерларының авырып торуын сизеп, кичекмәстән чалырга ниятлиләр һәм бу эшне башкарырга аны, ягъни 1965 елгы Фәнил Габдуллинны һәм тагын берничә агайны дәшәләр. Бу эштә 6 ир-ат катнаша. Сыерны чалып, итне турап, суыткычка тутырып куялар, тиресен Киров өлкәсеннән килгән эшмәкәргә сатып җибәрәләр.
Бу эшләрне башкарып 9 көн узуга, Ф.Габдуллин, үзен начар хис итеп, хастаханәгә мөрәҗәгать итә. Анализлар аның себер түләмәсе белән авыруын дәлилли. Аны тиз арада хастаханәгә салалар, дәвалау билгелиләр. Аннан Казандагы йогышлы авырулар хастаханәсенә озаталар. Бүгенге көндә авыруның гомеренә куркыныч янамый.
Габдуллин белән бергә мал чалган 5 кеше район хастаханәсендә тикшерү уза. Авыру ачыкланмый. Габдуллинның исә авыру сәбәбе шунда: мал чалганда, ялгыш, пычак белән кулын җиңелчә кискән була ул. Шушы кечкенә генә җәрәхәт себер түләмәсе белән зарарлануга китерә. Авыруны таратмау ниятеннән, сыерның ите дә, тиресе дә бүгенге көндә яндырылган.
"Читтә бит ул, бездә булмас әле", - дигән сүзләр дөрес түгел. Җирлекләргә маллар гадәттә читтән кайтарыла. Ә сатып алучылар инде ветеринар белешмәләр белән кызыксынып тормый. Хәер, ерак йөрисе юк. Себер түләмәсе янаган урыннар районда гына да 40тан артык. Болар - күптәнге үләт базлары. Алар тиешенчә, бар таләпләргә туры китереп уратып алынып, капланып куйсалар да, бүгенге көндә шактые якындагы авыл халкы тарафыннан сүтелеп бара. Хуҗалыкта тактасы да, киртәсе дә, билгеле, комачау итми. Тик шушы эшләре белән кешеләр бар авыл халкын, аның иминлеген куркыныч астына куя. Киртәсез калган зарарлы урыннарда мал я кеше йөрмәс дип, берәү дә тулы ышаныч белән әйтә алмый.
Күңелсез хәлләргә очрамас өчен, мал сатып алганда аның ветеринар белешмәсен сорагыз. Шик уянганда район ветеринар берләшмәсе хезмәткәрләренә дә мөрәҗәгать итәргә була. Алар, шулай ук, чалыр алдыннан малның сәламәтлеген дә тикшерә.

Иминлегебез үзебезнең кулларда.

Соңгы тапкыр Татарстанда себер түләмәсе моннан 11 ел элек Яшел Үзәндә күзәтелгән. Аның нәтиҗәсендә 107 кеше карантин астына куелган иде. Терлекләр өчен генә түгел, кешеләр өчен дә зур куркыныч тудыра ул. Дәваламаганда, авыруның 90 процент очрагы үлем белән тәмамлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев