Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Күзгә операцияне – яңа ысул белән

Тормыш катлаулы булса да, замана алга бара. Яңа технологияләр дә тормышыбызга күбрәк үтеп керә башлады. Бу сәламәтлек саклау өлкәсенә дә кагыла. Элек чит илләрдә генә ясала торган операцияләрне хәзер үзебезнең республика хастаханәләрендә дә ясыйлар. Ә республика хастаханәсендә күзгә ясалучы операцияне үзебезнең Актанышта да ясатырга мөмкин. Моннан ике ел элек районда...

Тормыш катлаулы булса да, замана алга бара. Яңа технологияләр дә тормышыбызга күбрәк үтеп керә башлады. Бу сәламәтлек саклау өлкәсенә дә кагыла. Элек чит илләрдә генә ясала торган операцияләрне хәзер үзебезнең республика хастаханәләрендә дә ясыйлар. Ә республика хастаханәсендә күзгә ясалучы операцияне үзебезнең Актанышта да ясатырга мөмкин.
Моннан ике ел элек районда беренче тапкыр катарактадан күзгә операция ясый башлаганда, кайберәүләр аның уңышлы чыгуына шикләнеп тә караган иде. Тик ул шикләр көннән-көн ныграк эреп юкка чыкты. Чөнки район үзәк хастаханәсендә күз табибы булып эшләүче Айгөл Галиеваның шифалы куллары күпләрне күзле итәргә өлгерде инде. "Якты дөньяны күреп яшәүгә ни җитә", - дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә шул. Ә күзләребезнең кадерен торган саен ныграк аңлыйбыз.
Өлкән яшьтәгеләрдә еш очрый торган катаракта авыруыннан дарулар ярдәмендә генә котылу мөмкин түгел. Аны бары тик операция белән генә җиңеп була. Ә аның өчен моңа кадәр республика хастаханәсенә барырга, чират торып, операция ясатырга кирәк иде. Олы кеше өчен ерак юлга чыгу үзе мең газап бит.
Күзгә ясалган операцияләрнең кайберләренең барышын Казаннан да табиблар килеп күзәтчелек итә. 1-2 июль көннәрендә районда 16 кешегә катарактадан операция ясалды. Аларда республика офтальмология клиник китаханәсе табибы Рөстәм Тальдаев та катнашты. Аны халыкара "Алкон" компаниясе "Яшь белгечләрне үстерү" программасы нигезендә ясалучы операцияләрдә катнашу өчен чакырган. Форсаттан файдаланып, әлеге компаниянең Идел буе регионы буенча белгече Венера Биктимирова белән аралашып, кызыксындырган сорауларыбызны бирдек.
- Безнең компания офтальмология буенча җиһазлардан алып, күз авыруларын дәвалау, даруларын җитештерү буенча шөгыльләнә. Хастаханәләргә барып җиһазларны урнаштырабыз. Яшь табибларны шулар белән эшләргә өйрәтәбез. "Яшь табибларны үстерү" программасы эшли башлагач, Айгөл Рифкат кызын чакырып, махсус программа буенча укыттык. Чөнки әлеге җиһазлар югары технологияләргә корылган. Шуның өчен үзебез белән югары квалификацияле, тәҗрибәле табибларны да алып киләбез.
- Сез безнең районда ничәнче мәртәбә инде?
- Актанышка өченче тапкыр килүебез. Бу юлы беренче көнне 11 кешегә катарактага операция ясалды. Икенче көнне 5 кешегә. Айгөл Галиева операцияне үзе ясый. Рөстәм Тальдаев күзәтчелек итә. Әгәр катлаулы очрак икән, яисә операция барышында авырлык килеп чыкса, тәҗрибәле табиб аны үзе дәвам итеп, ясап бетерә. Моңа кадәр операцияләр искерәк алым белән, ягъни җөй ярдәмендә ясала иде. Бу юлы беренче тапкыр операция микрохирургия юлы белән, ягъни җөй калдырмыйча ясалды. Кешенең күзендәге табигый хрусталигы ясалмага алыштырылды.
- Әлеге алым нәрсәсе белән өстенлекле?
- Беренчесендә, операция ясаткач, авыруга 7 көн хастаханәдә ятарга кирәк һәм операциядән соң катлаулану очракларының күбрәк булу ихтималы булса, икенчесендә операциядән соң 3 көн генә хастаханәдә ятарга, яисә бөтенләй ятмаска да мөмкин. Операциядән соң катлаулану очраклары да юк дәрәҗәсендә. Операцияләрнең барышы видеога төшерелә һәм без соңыннан шуның буенча нәтиҗә дә ясыйбыз.
- Районда катаракта диагнозы куелган 300гә якын кеше бар. Быел дәүләт гарантиясе программасы кысаларында 150 кешегә бушлай операция ясау каралган. Киләчәктә түләүле операцияләрне дә кертүне планлаштырабыз. Алары күрше район һәм регионнардан килүчеләр өчен булачак, - дип ачыклык кертте үзәк хастаханәнең баш табибы Айрат Бикмөхәмәтов. - Күзгә операция ясый торган әлеге заманча җиһазны алып биргәннәре өчен без район хакимиятенә рәхмәтлебез.
Киләчәктә дә күзгә операцияләр ясау дәвам итәр, кешеләр якты дөньяны күрү бәхетеннән мәхрүм булмаслар дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев