Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Талпаннар уянды

Көннәр җылытып, ялан-кырларда үләннәр чыга, агачлар яфрак яра башлауга, талпаннар да уяна. Республикада инде талпан кадалу очраклары булган. Талпаннар аша күчүче авырулардан ничек сакланырга соң? Әлеге сорауга кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Яр Чаллы шәһәре Актаныш районындагы территориаль бүлеге...

Көннәр җылытып, ялан-кырларда үләннәр чыга, агачлар яфрак яра башлауга, талпаннар да уяна. Республикада инде талпан кадалу очраклары булган. Талпаннар аша күчүче авырулардан ничек сакланырга соң?
Әлеге сорауга кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Яр Чаллы шәһәре Актаныш районындагы территориаль бүлеге өлкән хезмәткәре Нәҗибә Әминова түбәндәгечә җавап бирде.
- Иң мөһиме - талпаннар кадалуны булдырмаска кирәк. Шәхси профилактика чараларын үтәргә онытмагыз. Талпан кадалу күп очракта урманнарда ял иткәндә күзәтелә. Урманга җыенганда кием астына талпаннар керә алмаслык итеп киенергә тырышырга кирәк. Ял итү вакытында җиргә утырырга һәм ятарга киңәш ителми. Ял итү өчен сирәк үсемлекле, кояш яхшы яктырткан урыннарны сайлагыз.
Үз-үзеңне һәм бер-береңне карау зур әһәмияткә ия. Бу, кием өстенә, тәннең ачык өлешләренә талпаннар урнашкан булса, аларның тәнгә кадалмавын тәэмин итү өчен, урманда вакытта 1-2 сәгать саен эшләнергә тиеш. Урманнан кайткач та зур игътибар һәм дикъкать белән киемне, тәнне карап алырга кирәк. Талпаннарның кеше тәнендә иң яраткан урыннары булып колак арты, култык асты өлешләре, касык тирәсе, эчнең түбән өлеше тора.
Талпаннардан шәхси саклану чарасы буларак, төрле куркыту чыганаклары (сиптергечләр, сөртә торган препаратлар) кулланырга мөмкин.
Талпан кадалган кешегә сәламәтлеген күзәтү өчен медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев