Актаныш

Түгәрәк өстәл. Кем өчен?

Район үзәк хастаханәсе бинасында 27 июнь көнне түгәрәк өстәл янында сөйләшү үткәрелде. Анда "АК БАРС-Мед" иминиятләштерү компаниясенең Яр Чаллы шәһәрендәге филиалы директоры Бриллиант Ризатдинова, иминиятләштерелгән кешеләрнең хокукларын яклау бүлеге җитәкчесе Резеда Гайнетдинова, Актаныштагы бүлекчәсе директоры Наилә Төхбәтуллина, табиблар, шәфкать туташлары, хастаханәдә дәваланучы берничә кеше катнашты. Берәүгә дә сер түгел, дөнья...

Район үзәк хастаханәсе бинасында 27 июнь көнне түгәрәк өстәл янында сөйләшү үткәрелде. Анда "АК БАРС-Мед" иминиятләштерү компаниясенең Яр Чаллы шәһәрендәге филиалы директоры Бриллиант Ризатдинова, иминиятләштерелгән кешеләрнең хокукларын яклау бүлеге җитәкчесе Резеда Гайнетдинова, Актаныштагы бүлекчәсе директоры Наилә Төхбәтуллина, табиблар, шәфкать туташлары, хастаханәдә дәваланучы берничә кеше катнашты.
Берәүгә дә сер түгел, дөнья булгач төрле хәлләр белән очрашырга туры килә. Сыйфатсыз товар алган очракта кулланучылар хокукларын яклау оешмасы барлыгын, алган товарыңны 14 көн эчендә кире кайтарып бирү хокукы барын бөтен кеше дә белмәгән кебек, сәламәтлек саклау өлкәсендә дә сыйфатсыз хезмәт күрсәткән очракта иминиятләштерелүчеләрне яклаучы иминият компаниясе барын халык белеп бетерми. Хастаханәләрдәге озын чиратлар, медицина хезмәткәрләренең тиешенчә хезмәт күрсәтмәвенә юлыгучылар әлеге оешмага мөрәҗәгать итә алалар. Тик безнең татар халкы кешенең артыннан сөйләсә сөйли, тик күзгә туры карап, дөреслекне әйтергә курка шул. Чөнки киләчәктә тагын шулар каршына килеп басарын уйлый ул. Ә бит үзәккә үткән күренешләр җитәрлек. Әйтик, ашыгыч ярдәм бүлегенә шалтыратасың, алар вакытында килмиләр, яисә авыруың бик көчле булса да, сине хастаханәгә ятарга салмыйлар, табиблар белән ике арада да аңлашылмаучанлыклар чыгып кына тора. Андый вакытларда югалып калмаска, үз хокукларыңны яклый белергә кирәк.
Әлеге вәзгыять түгәрәк өстәл янындагы сөйләшү барышында да күзгә ташланды. Бирелгән сораулар даруханәләрдә бушлай дарулар белән тәэмин ителешкә генә кайтып калды. Авыруларны федераль һәм региондагы исемлеккә кертелгән, рецепт буенча бушлай бирелүче даруларның вакытында кайтмавы, кайтса да, җитәрлек күләмдә булмавы борчый. Бушлай бирү өчен булмаса да, сатып алырга бар алар. Менә шунысы аңлашылмый. Югыйсә, кеше социаль пакеттан файдалана бит. Авыртуны баса торган дарулар кулланып кына яшәүчеләр дә аларның җитмәүчелегеннән газап чигә. Шулай ук, чит ил даруларының шуларга охшаш үзебезнең илдә җитештерелгәннәренә алыштырылып бетә баруы да кешедә канәгатьсезлек хисләре уята.
Сөйләшү вакытында, хастаханәгә, табибларга карата сорауларыгыз бармы дигәч, алар медицина хезмәткәрләренең чыгып торуын үтенгәннәр иде (шул ук күзләренә карап әйтүдән курку хисе җиңде), тик үтенечләре кире кагылды. Нәтиҗәдә, әйтәсе килгән сүзләрен эчләренә йотарга мәҗбүр булдылар. Ә читтән килүчеләр, боларда бар да ал да гөл икән дип, куанып киткәннәрдер инде.
Мондый бер яклы гына сөйләшүне түгәрәк өстәл янында сөйләшү дип әйтү дөреслеккә туры килми шул. Аны үткәрүнең файдасы кем өчендер?..

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: