Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Асфальтлы булалар

Юллар - кешенең иң үзәгенә үткән урыны. Яңгыр яуса, баткакка әйләнә, кышкы бураннарда көрт күмеп китә. Асфальт юлдан җилдерүчеләргә кызыгып гомер үтә. Үзе бер авылны хәтерләткән 57нче бистәдә яшәүчеләр дә асфальт юлдан йөрергә хыялланып яшиләр. Узган ел "Актаныш юллары"ҖЧҖ егетләре район үзәге белән 57нче бистәне тоташтыручы юлны каты өслек белән...

Юллар - кешенең иң үзәгенә үткән урыны. Яңгыр яуса, баткакка әйләнә, кышкы бураннарда көрт күмеп китә. Асфальт юлдан җилдерүчеләргә кызыгып гомер үтә.
Үзе бер авылны хәтерләткән 57нче бистәдә яшәүчеләр дә асфальт юлдан йөрергә хыялланып яшиләр. Узган ел "Актаныш юллары"ҖЧҖ егетләре район үзәге белән 57нче бистәне тоташтыручы юлны каты өслек белән түшәп, кулланышка тапшырып, бик күпләрнең эшен җиңеләйткәннәр иде. Кварталда тагын эш кайный. Җәмгыять уңганнары бу көннәрдә Бакый Урманчы урамында яшәүчеләрне сөендереп, урамнарына каты өслек түшәделәр, хәзер Гамил Афзал урамында асфальт җәю белән мәшгульләр.
2008 елда гына оешкан булуларына карамастан, матди-техник базаларын ныгыту өстендә эш алып баралар, яңа техника алалар.
- Узган ел Агыйдел, Җиңүнең 50 еллыгы урамнарына щебенка салган идек, - дип эшчәнлекләре белән таныштырудан башлады сүзен җәмгыятьнең техник производство бүлеге җитәкчесе Дилшат Әгъләмов. - Кыш көннәрендә материаллар ташып әзерләп куйдык. Хәзер менә юлларга каты өслек түшибез. Тоткарлыклар килеп чыкмаса, быел Агыйдел, Җиңүнең 50 еллыгы, Бакый Урманче, Гамил Афзал урамнарын асфальтлы итәрбез дип планлаштырабыз. Күргәнегезчә, 620 метр озынлыктагы Бакый Урманче урамында инде эшне төгәлләдек.
Чыннан да, егетләр эшне кызу тоталар. Хезмәтләренә күз иярми. Материалны китерә торалар, аны юлга яхшылап түши баралар. "Таләпләргә туры китереп эшлибез", - диләр алар. 21миллион 200 мең сумга төшәчәк әлеге юлларны эшләп чыгу өчен алар көчләрен кызганмыйлар.
Җәмгыятьтә 45ләп кеше хезмәт куя. Җитәкчеләре юлчылар Ришат Зарипов, Мирхәт Камалов, Мөнәвир Мисбаховны мактап телгә алды. Егетләр үзләре дә хезмәтләрен яратып башкаруларын бәян иттеләр. Шундый тырышлар булганда 57нче бистәнең калган урамнарына да киләчәктә каты өслекләр түшәлер дигән өметтә калыйк.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев