Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Җәмәгать үзәге ишекләрен ачты

2013 ел Күҗәкә авылы өчен тагын бер истәлекле вакыйга белән тарихка кереп калды. Монда, озакка сузылган реконструкциядән соң, яңа җәмәгать үзәге ачылды. Авыл кешеләре аны Яңа ел бүләге итеп кабул иттеләр. Моңа кадәр мәдәният йорты, китапханә һәм элеккеге хуҗалык идарәсе урнашкан бина танымаслык булып үзгәрде. Хәзер ул авыл клубы, җирлек...

2013 ел Күҗәкә авылы өчен тагын бер истәлекле вакыйга белән тарихка кереп калды. Монда, озакка сузылган реконструкциядән соң, яңа җәмәгать үзәге ачылды. Авыл кешеләре аны Яңа ел бүләге итеп кабул иттеләр.

Моңа кадәр мәдәният йорты, китапханә һәм элеккеге хуҗалык идарәсе урнашкан бина танымаслык булып үзгәрде. Хәзер ул авыл клубы, җирлек Советы, фельдшер-акушерлык пункты, китапханәне сыендыра.
Бинаны төзекләндерү Татарстанда авыл клублары төзү республика программасы кысаларында башкарылды. Төзелешкә 10 млн. сумга якын акча сарыф ителгән.
Бинаны ачу тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина, район башлыгы Фаил Камаев, аның урынбасарлары Илфак Бариев, Дәниф Харисов катнашты.


Күҗәкә авылы халкы зур түземсезлек белән көткән көн, ниһаять, килеп җитте. Биредә яшәүчеләргә узган елның 27 декабре - изге җомга көне әйтеп бетергесез шатлыклы мизгелләр бүләк итте. Тантананы алып баручы Мирсил Әһлетдинов әйткәнчә, әлеге мәһабәт бина иртәнге караңгыдан кичке караңгыга кадәр риясыз хезмәт куючыларга, олы ихтирамга лаек өлкәннәргә хөрмәт билгесе булып, озак еллар халыкка хезмәт итсен.
Район башлыгы Фаил Камаев дүрт авылны берләштергән Күҗәкә җирлеген, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә шәхси хуҗалыкларның өлеше бик зур булган җирлек, дип атады.

- Республика җитәкчелегенең финанс ярдәме белән төзүчеләр бик матур итеп төзекләндереп, күп төрле хезмәт күрсәтүче шушы бинаны халыкка тапшырдылар. Без ышанып калабыз: авыл кешеләре үзләре дә җавапсыз калмаслар, район күләмендә уздырылган чараларда актив катнашырлар, социаль-икътисади үсешкә өлешләрен кертерләр, - дип, киләчәккә теләкләрен җиткерде. Республика җитәкчелегенә зур рәхмәтен белдерде.

Реклама

ТР Премьер министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов:
- Безнең милли телебездә хуҗа дигән төшенчә булдыклы, оста, бәрәкәтле гомер итә белә торган тырыш кешеләргә карата әйтелә. Күҗәкә сүзе дә шушы хуҗа сүзеннән алынмадымы икән, чөнки биредә кәсепле, тырыш халык яши. Чаллы халкын туендырып торучы халык. Соңгы ун елда Актанышның авыл хуҗалыгы, мәдәният-сәнгать, спорт өлкәсендә ирешкән уңышлары республика җитәкчелегендә соклану хисе уята. Моның өчен һәммәгезгә дә рәхмәтебезне җиткерәбез. Яңа еллар белән тәбрик итәм, эшле һәм ашлы булып, тынычлыкта, тигезлектә, муллыкта яшәргә язсын, - диде.

ТР мәдәният министры Гүзәл Нигъмәтуллина, күҗәкәлеләрне котлап, министрлык исеменнән 50 мең сумлык сертификат тапшырды.
Җәмәгать үзәген төзекләндерүдә куйган фидакарь хезмәтләре өчен "Строймонтаж-НЧ" ҖЧҖ җитәкчесе Валерий Афонин һәм бригада җитәкчесе Марс Гарифуллин район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Дулкынландыргыч мизгелләр килеп җитте. Валерий Афонин бинаның символик ачкычын Күҗәкә авыл җирлеге башлыгы Рамил Хәйбиевкә тапшырды.

Авыл халкы якты хыяллар белән бина эченә узды. Танымаслык булып үзгәргән залда аларны "Агыйдел" дәүләт җыр-бию ансамбленең концерты көтә иде. Ә икенче катта - Тантаналар залы. Бу көнне биредә Адай мәктәбе коллективы җирлекнең тарихын, күренекле шәхесләренең иҗат баскычларын чагылдырган стенд-күргәзмә оештырган.
Әлбәттә, мәдәният учагын тергезү зур мәгънәгә ия. Авылның күптән түгел генә асфальт юллы булуын да искәртеп үтик. Тагын бер сөенечле хәбәр: мәктәп бинасын капиталь төзекләндерү 2014 ел планына кертелде. Анысын да зур шатлыклар белән күрергә язсын, яңарыш кичергән авылыбызның киләчәге якты, нурлы булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев