Гаилә көне белән, дуслар!
Бүген бәйрәм, 15 май– халыкара Гаилә көне!
Кадерле дуслар!
Барыгызны да шушы җылы, матур, тирән мәгънәле көн белән котлыйбыз! Гаиләләребездә һәрчак иминлек, шатлык, бәхет, күңелле мәшәкатьләр генә булсын!
1994 елдан зурлап бәйрәм ителә торган бу көннең үз тарихы бар. БМО ассаблеясында махсус резолюция кабул ителеп, 15 май гаиләләрне саклау, яклау, зурлау көне буларак бәйрәм ителә башлый. 15 майда гаилә ныклыгын кайгыртып, конференцияләр, форумнар, фестивальләр уздырыла.
Җир йөзендә бүген гаиләләр ничек яши? Балалар ничек тәрбияләнә? Нинди кыенлыкларны җиңәләр? Гаиләнең өлкән кешеләрен ничек кайгырталар?..
Менә шулар турында уйланыр өчен дә бу көн. Гаиләгездәгеләргә үзеңнән җылылык, ярдәм, ярату күчерә торган көн дә...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев