Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Алма- Бирмә!

ЮХИДИ бүлекчәсе башлыгы офис креслосы рәвешендә ришвәт алуда гаепләнә

Лениногорск ЮХИДИ бүлекчәсе башлыгына офис креслосы рәвешендә ришвәт алуда гаепләү белдерелгән.

2024 елның 24 февраленә кадәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе башлыгы Айдар Хаҗиев өй арестында булачак. Аңа каршы җинаять эше кузгатылган.

Материалларга караганда, Лениногорскиның баш автоинспекторы офис креслосы рәвешендә бер ир-аттан 11,4 мең сумга ришвәт алган. Моның өчен соңгысы машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителә, район территориясе чикләреннән чыкмыйча гына машинасында йөрер өчен ЮХИДИ җитәкчесенә ул офис креслосы алып биерергә тиеш булган. Ришвәтчене хокук саклау органнары бик тиз тоткарлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев