Мисырда батискафта гаиләсе белән фаҗигагә тарыган Кристина Вәлиуллина: Ирем — кешеләргә ярдәм иткәндә һәлак булды
Мисырда ял иткәндә, 27 март иртәсендә Татарстанның Урыссу поселогыннан Вәлиуллиннар гаиләсе 10 һәм 15 яшьлек кызлары белән су асты экскурсиясенә барган. Батискафта (су асты көймәсендә) 50 кеше була. Көтмәгәндә фаҗигале хәл килеп чыгып алты кеше һәлак була, дүрт кеше — Россия гражданы. Шул исәптән Урыссу хастаханәсендә эшләгән табиб Равил Вәлиуллин да. Хата белән бу исемлеккә Кристина Вәлиуллинны да керткәннәр, ә ул кызлары белән исән калган. Кристина Вәлиуллина «Ирем — кешеләргә ярдәм иткәндә һәлак булды», ди.
Татарстанның Урыссу хастаханәсе табибы Кристина Вәлиуллина iz.ru порталына видеокомментарий биреп, клиник үлем кичерүе, балаларының хәле, иренең һәлак булуы турында шәхсән сөйләде.
Кристина, яшьләрен көтеп, ләкин үзен тотып, иренең батырлыгын югары бәяли: "Ирем батырларча — кешеләргә ярдәм иткәндә һәлак булды. Бу безнең гаилә өчен зур фаҗига, чөнки ул үзе анестезиолог-реаниматолог булып, гомер буе кешеләрне коткарды. Ул искиткеч кеше, гаиләнең тоткасы һәм кайгыртучан әти булды".
Хәзерге вакытта балаларның хәле яхшы, аларны икенче көнне үк хастаханәдән чыгарганнар. Кристина әле яңа гына аякка басып килә, ул үзен дәвалаган Мисыр табибларына рәхмәтле, әмма анда көчле ютәл һәм гомуми хәлсезлек бар әле.
Мисырга Урыссу Үзәк район хастаханәсенең баш табибы Светлана Шакирова Вәлиуллиннарга ярдәм итәргә килгән. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы пресс-хезмәтеннән хәбәр итүләренчә,якташларыбыз якын көннәрдә Татарстанга әйләнеп кайтачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев