Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ

Татар Ямалы авылында «Ардашир» ял базасы ачылды

8 август көнне Татар Ямалы авылындагы Ямалы күле буенда яңа «Ардашир» ял базасы үз ишекләрен ачты. Ачылу тантанасы кунакларны каршы алу, милли уеннар, флешмоб һәм җыр-моң белән үрелеп, матур бәйрәмгә әверелде.

Бәйрәм Сарапул шәһәреннән су юлы белән моторлы көймәдә килгән кунакларны каршы алудан башланды. Тантанада Сарапул шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе, якташыбыз Зөлфәт Арсланов, Әгерҗе шәһәреннән Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, язучы, Россия мәгариф өлкәсенең мактаулы укытучысы Наилә Харисова, Менделеевск шәһәреннән Россия мәгариф өлкәсенең мактаулы укытучысы, татар телчесе-лексикограф, дәреслекләр авторы, Риза Газизов исемендәге премия лауреаты, якташыбыз Римма Нәгыймова катнашты.

Бәйрәм программасы балалар һәм өлкәннәр өчен дә күңелле мизгелләргә бай булды. Балалар күбекле дискотекада катнашты, татарча «Капкалы» уенын уйнады, флешмобта биеде. Чараны Сирина Шәехова, Ижевск шәһәреннән гармунчы Алмаз Бәдретдинов һәм Казан шәһәреннән «Риваять» төрек-татар этник төркеме солисты Ильяс Бәдретдинов алып барды. Җыр-моң, гармун тавышы һәм милли уеннар бәйрәмгә аерым ямь өстәде.

Ял базасына «Ардашир» исеме дә очраклы гына бирелмәгән. Аның хуҗасы Ализә Хурамшина сөйләвенчә, бу исем өченче буын бабасы Әрдәшир хөрмәтенә сайланган. Әрдәшир бабай заманында бай һәм хәлле кеше булган: аның дүрт магазины, дүрт тегермәне, җирләре, умарталыгы һәм ат көтүе булган. Өшәр (Иске Семиостров) авылына су басу куркынычы янагач, халык башка урыннарга күченә башлый. Шул вакытта Габдулла бабай Әрдәшир бабайның кызы һәм кияве яшәгән йортта төпләнеп калган. Туганнар шулай ук Ализә Хурамшинага ике буын әбисе Шәмсеҗиһан Әрдәшир кызының туу турында таныклыгы күчермәсен дә тапшырган. Шулай итеп, «Ардашир» ял базасы бүгенге көндә ял итү урыны гына түгел, ә гаилә тарихын, нәсел истәлеген саклаучы кадерле бер урынга да әверелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев