Хөрмәтле райондашлар!
Махсус хәрби операциядәге якташларыбызга гуманитар ярдәм әзерләүдә райондашларыбыз читтә калмый, бик күпләр үз өлешен кертергә ашыга.
«Без бергә» фонды директоры Лилия Гикрамина безгә тагын бер мөрәҗәгатен җиткерде. Яу кырындагы егетләребез үзләре дә сарык асрый, аларны тәрбияләп симертә һәм кирәк вакытта суеп ризык итә. Менә шуңа күрә тере сарык, төгәлрәк әйткәндә, 8 сарык кирәк иде.
Якташларыбызның теләкләренә битараф булмыйча, ярдәм кулы сузсак иде. Бәлки күпләп сарык асраучылар китерер, яки сатып алып бирергә теләк белдерүче булыр? Авыр вакытта илебез мәнфәгатьләрен яклаучыларны онытмыйк: бергә булыйк — бергә ярдәм итик!
Нет комментариев