Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, 13 ноябрьдә төнлә һәм иртән республикада һәм Казан шәһәрендә кар яву, буран һәм томан көтелә. Юлларда кайбер урыннарда бозлавык һәм карлы ботка хасил булуы мөмкин.
Машина йөртүчеләрнең сак булуларын һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәүләрен сорыйбыз.
Нет комментариев