Актаныш

Актаныш районы

16+
Әтиләр Советы

Актанышның икенче санлы мәктәбе әтиләрнең һөнәрмәнлеген күрсәтте

Актанышның икенче санлы мәктәбендә узган Әтиләр Советында катнашучылар Актаныш әтиләренең уңганлыгына һәм һөнәрмәнлекләренә сокланды.

Аш бүлмәсе өчен агачтан кирәк-яраклар, ризыклар салырга төрле кәрҗиннәр, турау такталары, Коръән китабын куярга терәкләр, тагын әллә нинди кирәкле җиһазларны укучылар әтиләре белән бергәләп, көйдереп бизәкләр төшергәннәр, ихластан җентекләп ясаганнар.

Мондый күз нурлары түгеп барлыкка китерелгән бар эшләнмә дә күпме көч, сабырлык, хезмәт сөю таләп иткәнен һәркем аңлый.

Ә бит мондый бердәм хезмәт баланы әтигә якынайтуның иң нәтиҗәле ысулы. Электроник техникаларны да буйсындыра, яңа рәвешкә кертә, җан өрә әтиләр.

Ир-егет эше дип тормыйлар, малайлары белән бергә кызларына да өйрәтәләр. Заманга яраклаштырып, куэр-код куйганнар, аның аша радио, магнитофоннарның ничек ясалганын, ничек эшләтергә икәнен дә белеп була. 

Һөнәрлеләр, кул эшләре осталары Актанышның икенче санлы мәктәбе әтиләре арасында бик күп икән.

Үргән кәрҗиннәрнең ниндиләре генә юк, матрешка кебек, бәләкәйдән зурга таба киткәннәре дә, гөл чүлмәкләре дә бар, хәтта иске урындыкларны яңартып, терәкләрен, аякларын үреп куйганнар.

Әтиләр белән өйдә әйләнә торган җил тегермәне, электрон футбол уены һәм башкаларны ясаган малайлар робототехника түгәрәгенә дә бик теләп йөриләр. Актанышның Кулибиннары менә шулай уңган гаиләләрдә үсә.

Сыерчык оялары, кошларга җимлекләр янында төрле рәвештәге гөл куйгычлар да шаккаттыра. Бу тимер эшләнмәләргә әтиләр уллары белән остаханәдә сырлап, бизәкләп җан өргән, аларның аралашып, дустанә мөнәсәбәттәге эшчәнлеген презентация вакытында видеодан карадык.

Күргәзмә белән танышып чыкканнан соң, Әтиләр Советы җыенында катнашучылар кабат килеп авторлар янына килеп сөйләштеләр, эшләнмәләр белән тагы да ныграк кызыксындылар. 

Очрашуның алдагы өлеше мәҗлесләр залында узды. «Әти -гаилә терәге» сыйныфтан тыш чарасы һәм түгәрәк өстәл янында сөйләшү вакытында семинарда катнашучылар Әтиләр советының бик нәтиҗәле эшләвен билгеләп үттеләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев