Актаныш

Актаныш районы

16+
Авыл хуҗалыгы сулышы

Актаныш районы җитәкчелеге язгы кыр эшләре барышы белән танышты

Актаныш районында язгы кыр эшләре кызу темпта дәвам итә. Бу җаваплы чорда район җитәкчелеге дә игенче-механизаторларны игътибарсыз калдырмый — кыр батырларын хөрмәтләп, аларга рухи көч биреп тора.

Район башлыгы Ленар Зарипов һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев хуҗалыклар буйлап эш сәфәренә чыгып, язгы чәчү кампаниясенең барышы белән якыннан танышты. Алар районның алдынгы хуҗалыкларында — «Нигез», «Башак», «Нур», «Чишмә» хуҗалыкларында, «Әнәк» һәм «Актаныш» агрофирмаларында, шулай ук «Алмаз Холдинг» җәмгыятенә караган бүлекчәләрдә булып, басулардагы эш барышын карады.

— Чәчү кампаниясе план нигезендә бара. Хуҗалыкларда техника әзер, орлык һәм ягулык-майлау материаллары җитәрлек күләмдә. Игенчеләр оешкан төстә, югары җаваплылык белән хезмәт куя, — дип билгеләп үтте Нәфис Әзһәм улы.

Басуларда эш кайный: берәүләр җир эшкәртә, икенчеләр орлык чәчә, өченчеләр техника төзеклеген кайгырта. Һәркем үз урынында тырыш хезмәт куя, чөнки киләчәк уңыш бүгенге хезмәттән тора.

Район җитәкчеләре механизаторлар белән аралашып, аларның хезмәт шартлары, көнкүреше белән кызыксынды, изге теләкләрен җиткерде. Мондый очрашулар кыр батырлары өчен аеруча әһәмиятле — аларга көч-дәрт өсти, хезмәткә илһам бирә.

Язгы чәчү — елның иң җаваплы чорларының берсе. Актаныш игенчеләре бу сынауны лаеклы үтәп, мул уңышка ныклы нигез сала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев