Актаныш

Актаныш районы

16+
Авыл хуҗалыгы сулышы

Яшь белгечләргә авыл хуҗалыгында юл ачык!

Бүген технология техникумында, профориентация кысаларында районыбызның техникум студентлары, 9 сыйныф укучылары аграр тармак җитәкчеләре белән очрашты.

Актаныш районы игенчелек катнаш терлекчелек белән уңышлы шөгыльләнүче авыл хуҗалыгы районы. Аның кайсы гына тармагына эшкә кайтсалар да, белгечләрне колач җәеп каршы алалар. 

Актаныш районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев авыл хуҗалыгы тармагына эшкә килүчеләргә бик күп мөмкинлекләр, дәүләт ярдәмнәре барлыкка килүен сөйләде. Әлбәттә, һәр яшь белгеч- районыбызга кадерле һәм кирәкле. тагын бер мөһим ягы- яшьләрнең авылга кайтуы ата-анага да сөенеч, терәк, нигез таркалмый, ата-баба җире буыннан -буынга күчә.

Авыл хуҗалыгы тармагына яңа эшкә кайткан яшь белгечкә Татарстан Республикасы Рәисе карары белән 800 мең сум ярдәм бирелә. Килешү нигезендә яшь белгеч авыл хуҗалыгы тармагында 3 ел эшләргә тиеш. Әлеге льготадан районыбызда да файдаланучылар бар, аларның берсе «Актаныш» агрофирмасында, икенчесе «Башак» хуҗалыгында эшли. 

Очрашуда катнашучылар алдында «Актаныш» агрофирмасы җитәкчесе Рамил Вәлиев белән «Әнәк» агрофирмасы җитәкчесе Фаил Газетдинов, Нур Баян исемендәге хуҗалык җитәкчесе Илдар Гапсәләмов чыгыш ясадылар. Әлеге оешмалар- алдынгы технологияләргә нигезләнеп, иң заманча яңалыкларны кулланып эшләүче алдынгы хуҗалыклар.

Хезмәт кешеләренә дә биредә хөрмәт белән карыйлар. Рамил Вәлиев үзенең хезмәт биографиясе белән таныштырып, авылда туып-үскән кешенең туган ягында кадерле һәм хөрмәтле, башкаларга кирәкле буып яшәвен ассызыклады. 

Безгә ветеринария табиблары, агрономнар, зоотехниклар кирәк. Белгечләребез олы яшьтә булсалар да вазыйфаларын тиешенчә башкаралар. Безгә эш сорап килүчеләр дә бар, әмма үзебезнең җирдә үзебезнең кызларны-егетләрне күрәсебез килә. 

Урып-җыю чорында, 250-300 тонна икмәк суккан очракта, комбайнчыларның хезмәт хакы көнлек 45-50 мең сум чыкты. Агу сибүчеләр, хәзер кеше организмына нача йогынтысы киметелгән агулар белән эшлибез, көн саен 40-50 мең  сум акча алды. Чәчү вакытында механизаторларның 25-30 мең сум, терлек азыгы әзерләүчеләрнең көнлек хезмәт хакы 50 мең сум чыкты, -дип, мул акчаның авыл хуҗалыгы тармагында булуын әйтеп шаккаттырды. 

Казан Дәүләт аграр университетының урта һөнәри белем бирү факультеты деканы Руслан Локманов уку йортына 9 сыйныфны тәмамлагач керү тәртибе белән таныштырды. Бу хакта алдагы язмаларда укырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев