Иске Богадыда узган халык җыенында райондашларыбызның уңышларын билгеләп үтүгә аерым игътибар бирелде.
Авыл хуҗалыгы тармагында намуслы хезмәт куйган Фәвис Закиров һәм Илнур Гыйндуллин Татарстан Республикасының электрон Мактау тактасына кертелде.
Очрашу барышында аларга әлеге уңышларын раслаучы сертификатлар тантаналы төстә тапшырылды.
Райондашларыбызны әлеге лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз! Алга таба да уңышлар, яңа үрләр телибез!
Нет комментариев