Халык фикере – игътибар үзәгендә
Авыллар-байлыгыбыз

Халык фикере – игътибар үзәгендә

Бүген Иске Богады авыл җирлегендә район башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев катнашында халык җыены узды.

Очрашу барышында авыл җирлеге башлыгы Рания Әхмәтова узган елларда башкарылган эшләргә хисап тотты. Җирлектә тормышка ашырылган эшләр, ирешелгән нәтиҗәләр турында сөйләде.

Иске Богадыда халык җыеныҖыенда авыл халкын борчыган мәсьәләләр дә күтәрелде. Халыкны кызыксындырган сораулар тыңланып, алар буенча тиешле аңлатмалар бирелде һәм мөрәҗәгатьләр теркәлде.

Чараның тагын бер истәлекле мизгеле – Татарстан Республикасының электрон Мактау тактасына лаек булган райондашларыбызны хөрмәтләү булды. Фәвис Закиров һәм Илнур Гыйндуллинга әлеге уңышлары уңаеннан сертификатлар тапшырылды.

Халык белән мондый очрашулар җирлектәге мөһим мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү, халык фикерен ишетү һәм аларны хәл итү юлларын бергәләп билгеләү мөмкинлеге бирә.


Нет комментариев