Терроризмга каршы көрәш һәркемнән башлана
Террорга каршы- бергәләп

Терроризмга каршы көрәш һәркемнән башлана

3 сентябрь – терроризмга каршы көрәш көне. Әлеге уңайдан Югары Яхшый авыл җирлеге башлыгы Илнур Әхәтов белән халык арасында алып барылган профилактик чаралар, яшь буын белән эш һәм җәмәгать тәртибен саклау турында сөйләштек.

Югары Яхшый авыл җирлеге башлыгы Илнур Әхәтов белән профилактик эш, гаиләләргә ярдәм һәм авылда иминлекне тәэмин итү турында әңгәмә.

Югары Яхшый авыл җирлегенә дүрт авыл керә. Бүген биредәге 175 хуҗалыкта 412 кеше яши. Җирлектә 18 яшькә кадәрге балалары булган 21 гаиләдә 42 бала тәрбияләнә, өч гаиләдә 11 бала үсә.

Авыл җирлегендә тынычлык һәм җәмәгать тәртибен саклау, хокук бозуларны булдырмау, балалар һәм яшүсмерләр белән профилактик эш алып бару юнәлешендә нинди эшләр башкарыла? Бу хакта Югары Яхшый авыл җирлеге башлыгы Илнур Әхәтов белән сөйләштек.

 Югары Яхшый Авылның иминлеге – уртак бурыч

– Илнур әфәнде, иң элек авыл җирлегендә хокук бозуларны профилактикалау эше ничек оештырылуы турында сөйләп китсәгез иде.

– Безнең өчен профилактик эш – хокук бозу килеп чыкканнан соң аның нәтиҗәләре белән көрәшү генә түгел, ә проблеманы алдан күреп, аны булдырмау. Шуңа күрә халык белән бу юнәлештә эшне даими алып барабыз.

Авыл җирлеге башкарма комитеты полициянең участок вәкилләре, балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе, опека һәм попечительлек органнары, социаль яклау бүлеге, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге һәм башка хезмәтләр белән тыгыз элемтәдә эшли.

2025 ел дәвамында да бу юнәлештә шактый эш башкарылды. Эчкечелек, наркомания, тәмәке тартуның зыяны турында аңлату әңгәмәләре үткәрелде. Хокук саклау органнарында исәптә торучы гражданнар белән аерым очрашулар оештырылды.

Проблеманы алдан күрү мөһим

– Аеруча нинди категория гражданнар белән профилактик эш алып барыла?

– Полиция участок вәкилләре белән берлектә элек хөкем ителгән, шартлы рәвештә хөкем ителгән, шартлы рәвештә вакытыннан алда азат ителгән гражданнар белән шәхси сөйләшүләр үткәрәбез. Аларга кабат хокук бозуларга юл куймау, җәмгыятьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәү турында аңлатабыз.

Шулай ук спиртлы эчемлекләр кулланучы гражданнар да игътибар үзәгендә. Аларны барлау, контрольдә тоту, профилактик чаралар үткәрү, кирәк очракта рейдларга чыгу эшләре участок вәкиле белән берлектә алып барыла.

Без авыл җирлегендәге җинаятьчелек торышын даими анализлыйбыз. Моның максаты – проблемалы юнәлешләрне ачыклап, алар буенча вакытында чара күрү.

 Югары Яхшый

– Гаиләләр белән эшләү дә мөһим юнәлешләрнең берсе бит...

– Әлбәттә. Балаларның иминлеге, аларның гаиләдә нинди шартларда тәрбияләнүе безнең өчен аеруча мөһим.

Бүгенге көндә аз керемле гаилә буларак теркәлгән һәм районның, шулай ук балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенең даими күзәтүе астында булган бер гаилә бар.

Ә менә 2025 елда авыл җирлеге Советы юлламасы буенча Хабировлар гаиләсе район балигъ булмаган балалар комиссиясе исемлегеннән төшерелде. Моңа гаиләнең яшәү рәвешен яхшы якка үзгәртүе сәбәп булды.

Бу – профилактик эшнең нәтиҗәсе дип әйтергә мөмкин. Безнең максат кемгәдер гаеп ташлау түгел, ә гаиләгә авыр хәлдән чыгарга ярдәм итү.

Җәмәгатьчелек белән бергә

– Мондый гаиләләр белән эшләгәндә кемнәрне җәлеп итәсез?

– Бу эшне бер генә оешма башкара алмый. Авыл җирлеге башкарма комитеты мәктәп дирекциясе, медицина һәм мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә эшли.

Гаиләләр белән очрашулар вакытында алкоголь, тәмәке тарту, наркотик матдәләр куллануның зыяны турында сөйләшәбез. Балаларның физик, интеллектуаль, психик һәм әхлакый үсешенә тискәре йогынты ясый торган факторлардан саклау мәсьәләләренә дә игътибар итәбез.

Безнең бурыч – проблеманы күрү генә түгел, аны хәл итү юлларын бергәләп эзләү.

 

– Балалар һәм яшүсмерләр белән профилактик эш ничек оештырыла?

– Югары Яхшый төп гомуми белем бирү мәктәбендә хокук бозуларны профилактикалау буенча махсус чаралар планы эшләнгән. Шул план нигезендә укучылар һәм ата-аналар белән хокукый тәрбия, аңлату эшләре алып барыла, сыйныф сәгатьләре үткәрелә.

Балигъ булмаганнарның хокук бозуларын кисәтү, гаиләләргә социаль-педагогик ярдәм күрсәтү, профилактика субъектларының уртак эшен тәэмин итү – төп юнәлешләр.

Без балаларны бары тик хокук бозулардан саклау белән генә чикләнергә тиеш түгел дип саныйбыз. Аларны актив, белемле, җаваплы, җәмгыятьтә үз урынын таба белә торган шәхес итеп тәрбияләү дә мөһим.

– Авылда җәмәгатьчелекне профилактик эшкә җәлеп итү дә бармы?

– Әйе. ДНД әгъзалары составына ата-аналар, мәктәп укытучылары һәм авыл җирлеге активы кертелгән. Алар катнашында дежурлык графигы төзелде, шул график нигезендә рейдлар үткәрелә.

Хокук бозуларны кисәтүдә җәмәгатьчелекнең дә роле зур. Авылда һәр кеше үз тирәсендәге хәлләргә битараф булмаса, проблеманы иртәрәк күреп, тиешле хезмәтләргә хәбәр итсә, күп кенә күңелсез очракларны булдырмый калырга мөмкин.

– Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга нинди урын бирәсез?

– Бу да профилактиканың аерылгысыз өлеше. Авыл җирлегендә мәдәни-массакүләм, спорт һәм профилактик чаралар даими үткәрелә. Халыкны актив тормышка җәлеп итәргә тырышабыз.

Чөнки кешенең буш вакыты күпме күбрәк файдалы эш белән мәшгуль булса, спорт, мәдәният, иҗтимагый тормыш белән кызыксынса, тискәре гадәтләргә урын да азрак кала.

Закон таләпләре – төп принцип

 Югары Яхшый

– Югары Яхшый җирлегенә кергән дүрт авылда да мәчет бар. Дин әһелләре белән хезмәттәшлек итәсезме?

– Әйе, дүрт авылда да мәчетләр эшләп килә. Дин әһелләре белән даими элемтәдә торабыз.

Дини экстремизм һәм терроризмны булдырмау юнәлешендә дә аңлату эшләре алып барыла. Мондый мәсьәләләрдә халыкның мәгълүматлы булуы, шикле күренешләргә битараф калмавы аеруча мөһим.

 Югары Яхшый

– Авылларда ташландык йортлар да кайчак проблемага әйләнә. Бу мәсьәлә ничек хәл ителә?

– Югары Яхшый авыл җирлеге территориясендәге ташландык йортларның исемлеге төзелде. Буш йортлар авыл җирлеге депутатларына беркетелде, аларга бу объектларны контрольдә тоту йөкләнде.

Бу, беренче чиратта, җәмәгать тәртибен һәм авылларда иминлекне тәэмин итү өчен кирәк.

Системалы эш кенә нәтиҗә бирә

– Коррупциягә каршы профилактика да бу системаның бер өлеше.

– Дөрес. Югары Яхшый авыл җирлеге Советы һәм башкарма комитеты Актаныш районы прокуратурасы белән тыгыз элемтәдә эшли.

Кабул итәргә планлаштырылган норматив хокукый актларның проектлары коррупциягә каршы экспертиза үткәрү өчен прокуратурага җибәрелә. Закон таләпләрен төгәл үтәү – безнең өчен төп принципларның берсе.

– Янгын куркынычсызлыгы буенча нинди профилактик чаралар күрелә?

– Ялгыз яшәүче өлкәннәр һәм күп балалы гаиләләр аерым игътибарда. Аларның өйләренә автоном төтен хәбәрчеләре – АПИлар урнаштырылды. Аларның эшләве һәм яраклылык сроклары даими тикшерелә.

Мондый гади генә кебек күренгән җайланма кеше гомерен саклап калырга мөмкин. Шуңа күрә янгын куркынычсызлыгы мәсьәләсендә профилактика эшен көчәйтергә тырышабыз.

Мошенникларга каршы иң көчле корал – мәгълүмат

– Бүген күпләрне борчыган тагын бер проблема – телефон мошенниклыгы. Бу юнәлештә халык белән ничек эшлисез?

 Югары Яхшый

– Телефон мошенниклыгы бүген мәгълүмати технологияләр өлкәсендә иң киң таралган җинаятьләрнең берсе булып тора. Мондый очракларда иң мөһим саклану чарасы – мәгълүматлы һәм уяу булу.

Авыл җирлеге Советы һәм полиция вәкилләре халыкка бу мәсьәлә буенча даими аңлату эшләре алып бара. Бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләргә игътибар бирәбез. Чөнки мошенниклар еш кына нәкъ менә аларның ышанучанлыгыннан файдаланырга тырыша.

 Югары Яхшый

– Профилактик эштә халыкның үзенә нинди роль бирелә?

– Бик зур роль бирелә. Халык белән очрашуларда без һәрвакыт актив гражданлык позициясе турында сөйлибез.

Янәшәбездә булган вакыйгаларга битараф калмаска кирәк. Әгәр дә кем дә булса хокук бозу күрсә, социаль яктан имин булмаган гаиләдәге проблеманы белсә, баланың авыр хәлдә калганын күрсә – бу турыда тиешле хезмәтләргә вакытында хәбәр итү мөһим.

Хокук бозуларны профилактикалау – полициянең, авыл җирлеге башкарма комитетының яки мәктәпнең генә бурычы түгел. Бу – җәмгыятьнең уртак эше.

– Сезнеңчә, нәтиҗәле профилактик эшнең нигезендә нәрсә ята?

– Иң беренче чиратта – системалылык. Профилактик чараларны бер тапкыр үткәреп кенә нәтиҗә көтеп булмый.

Хокук бозулар турында мәгълүматны җыю һәм анализлау, аларның сәбәпләрен һәм шартларын ачыклау, хокук бозуларны фаразлау, килеп чыккан проблемаларны вакытында күрү һәм бетерү, халыкны хокукый яктан агарту һәм тәрбияләү – болар барысы да бердәм система булып эшләргә тиеш.

Без квартал саен социаль яктан имин булмаган гаиләләрне ачыклау, алкоголь продукциясен законсыз сату очракларын билгеләү, инвалидларны эшкә урнаштыру, авыл җирлегенә яңа килгән яки кире кайткан балигъ булмаган балаларны һәм аларның гаиләләрен барлау буенча тиешле мәгълүматлар һәм хисаплар әзерлибез.

Социаль ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр буенча сигнал карталары төзелә, кирәкле органнарга мәгълүмат бирелә. Иң мөһиме – кабул ителгән чараларның нәтиҗәсен контрольдә тоту.

 Югары Яхшый

– Әңгәмә ахырында авыл халкына нинди теләкләрегез бар?

– Иң зур теләгем – һәр гаиләдә тынычлык һәм иминлек булсын иде. Балаларыбыз сәламәт, бәхетле булып үссен.

Ә моның өчен һәрберебез үз өлешен кертергә тиеш. Законнарны хөрмәт итү, бер-беребезгә ярдәм итү, проблемаларга битараф булмау, балаларга дөрес тәрбия һәм үрнәк күрсәтү – болар барысы да авылның иминлегенә хезмәт итә.

Хокук бозуларны профилактикалауның иң нәтиҗәле юлы – проблеманы соңыннан хәл итү түгел, ә аны алдан күреп, булдырмау. Бу эштә дәүләт органнары белән бергә халыкның да актив катнашуы мөһим.

 


Нет комментариев