Авылны авылдашлар яшәтә
Авыллар-байлыгыбыз

Авылны авылдашлар яшәтә

Иске Кормаш авыл җирлегендә үзарасалым акчасына планлаштырылган эшләр дәвам итә.

Кечкенә авылларда халык саны аз булу сәбәпле, үзара салымга җыелган сумма да зур түгел. Материаллар алуга акча җитсә дә, эш башкаручыларга хезмәт хакы түләү мәсьәләсе килеп баса. Ә авылны төзекләндерәсе, матурлыйсы килә. Мондый вакытта авыл тормышына битараф булмаган халык һәрвакыт ярдәмгә килә.

Шәбезбаш авылында койма тоту Быел Иске Кормаш авыл җирлегендә дүрт авылда балалар мәйданчыклары һәм ташландык ихаталар тирәсендәге коймаларны тоту планлаштырылган. Шәбезбаш авылы халкы бу эшкә беренчеләрдән булып кереште.

Эшне кичә башлап, бүген инде төгәлләп тә куйганнар. Авылдашларның бердәмлеге, кулга-кул тотынып эшләве нәтиҗәсендә планлаштырылган эш кыска вакыт эчендә башкарылган.

Шәбезбаш авылында койма тоту Иске Кормаш авыл җирлеге башлыгы Дилбәр Вәлиева авылдашларына рәхмәтен җиткерде:

— Эшне оештыручы клуб мөдиребез Рәмилә Хамматуллинага, оста куллы егетләребез Данил Гимаевка, Илгизәр Зиязетдиновка, Илфат Гимазовка, тик тормас кызларыбыз Фәнисә Исмоиловага, Лузия Газетдиновага, Гөлнәзирә Мөбарәкшинага авыл халкы исеменнән, шәхсән үземнең исемнән бик зур рәхмәтемне җиткерәм. Сәламәт булыгыз, изге эшләрегез үзегезгә кайтсын!

Сезнең кебек авылдашлар белән авыл яши, гөрли. Планнарыгыз зур әле сезнең, бергә-бергә аларны тормышка ашырырга язсын! — ди ул.

Шәбезбаш авылында койма тоту Чыннан да, авылның матурлыгы, төзеклеге бары акчага гына бәйле түгел. Иң мөһиме — туган җиреңә битараф булмау, аның киләчәге өчен үз өлешеңне кертү. Шәбезбашлыларның бердәмлеге дә моның матур мисалы.

 


Нет комментариев