Актанышта «Комбайннар парады» уза
Бүген Актаныш районында «Комбайннар парады» уза. Техникаларның урып-җыю чорына әзерлеген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Мәхмүт улы Фәттахов җитәкчелегендәге җаваплы комиссия карый. Аны Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Рафак улы Зарипов һәм районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Нәфис Әзһәм улы Сәлимгәрәев озатып йөри.
Комиссия составына район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Дилүс Зөлфәт улы Мөхәметдинов, механизация бүлеге җитәкчесе Рушан Рамил улы Мөхәммәдиев, «Россельхозцентр» филиалының район бүлеге җитәкчесе Әфка Әбелгас улы Сәрвәров, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш районы буенча җитәкчесе Илдус Мәхиян улы Хәкимов һәм башкалар кергән.
Быелгы һава торышы яңгырлы тора, ләкин корылыктан яхшырак. Шунысы мөһим, шәһәр халкы быел да икмәксез калмаячак. Хуҗалыклар комбайннарны яхшы әзерләгән, ди экспертлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев