«Әнәк» агрофирмасы директоры Фаил Газетдинов: «Авырлыкларга карамастан, игенчеләр уңыш өчен эшли»
Бүген «Әнәк» агрофирмасы директоры Фаил Газетдинов белән быелгы урып-җыю кампаниясе үзенчәлекләре, уңыш күрсәткечләре һәм киләчәккә планнар турында сөйләштек.
«Әнәк» агрофирмасында урып-җыю эшләребелән танышырга баргач, хуҗалык директоры Фаил Газетдинов белән быелгы урак үзенчәлекләре, уңыш күрсәткечләре һәм агрофирманың киләчәккә планнары турында сөйләштек.
— Быелгы урак, һава шартларына бәйле рәвештә, бераз катлаулырак башланды. Ел яңгырлы килде, бу, әлбәттә, игенчеләр хезмәтенә үз йогынтысын ясады. Әмма техникабыз әзер, коллективыбыз тәҗрибәле, шуңа күрә эшләрне оешкан төстә алып барабыз, — ди Фаил Газетдинов.
Агрофирмада 1500 гектарда көзге бодай уңышы җыеп алынган. Барлыгы 2500 гектар мәйданда урып-җыю эшләрен төгәлләү планлаштырыла. Ә гомумән алганда, «Әнәк» агрофирмасының, Минзәлә районын да кертеп, көзге бодай басулары 3600 гектар тирәсе тәшкил итә.
— Уңыш күрсәткечләре начар түгел. Аерым басуларда гектарыннан 66 центнерга кадәр чыга. Уртача уңыш 54,5 центнер тирәсе. Киров бүлекчәсендә күрсәткечләр яхшы булыр дип көтәбез, Биредә 60 центнерга якын уңыш көтелә, — дип билгеләп үтте җитәкче.
Яңгырлар ашлык сыйфатына тискәре тәэсир ясаса да, хуҗалыкта югары сыйфатлы икмәк җитештерәләр. 3 нче һәм 4 нче класслы бодай да җитәрлек.
Фаил Газетдинов сүзләренә караганда, бүгенге көндә игенчелек тармагындагы төп мәсьәләләрнең берсе — продукциягә бәяләр.
— Иң мөһиме — без уңышны үстердек, җыйнап алабыз. Әмма, кызганычка каршы, икмәккә бәяләр түбән. Шуңа күрә алдагы елларда культуралар структурасын яңадан карау, икътисадый яктан нәтиҗәлерәк юнәлешләргә күбрәк игътибар бирү турында уйлыйбыз, — ди ул.
Кышкы рапс буенча да эшләр дәвам итә. Бүгенге көнгә аның яртысы җыеп алынган.
— Рапстан быел күбрәк уңыш көткән идек. Әлегә гектарыннан 10–13 центнер тирәсе чыга. Кайбер басуларда уңай шартлар булганда 20–30 центнерга кадәр уңыш алу мөмкинлеге бар.
Бу культура безнең өчен тәҗрибә. Без аннан баш тартмыйбыз, киләсе елда да кышкы рапс чәчүне дәвам итәчәкбез. Кайбер басуларда уңай шартлар булганда 20–30 центнерга кадәр уңыш алу мөмкинлеге бар, — дип аңлатты агрофирма җитәкчесе.
Хуҗалык киләчәктә экспортка юнәлтелгән культураларга зуррак игътибар бирергә планлаштыра. Рапс, соя, кукуруз кебек культуралар агрофирманың өстенлекле юнәлешләренең берсе булачак.
— Бүген базар шартлары үзгәрә, шуңа күрә без дә заман белән бергә атларга тиеш. Төп максат — тотрыклы, нәтиҗәле җитештерү. Һәр культураның мөмкинлеген өйрәнеп, хуҗалык өчен файдалы юнәлешләрне сайларга тырышабыз, — ди Фаил Газетдинов.
Авыр һава шартларына карамастан, «Әнәк» агрофирмасы игенчеләре урып-җыю кампаниясен оешкан төстә дәвам итә. Тәҗрибәле коллективның максаты бер — уңышны югалтуларсыз, югары сыйфат белән җыеп алу.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев