Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Авыл хуҗалыгы сулышы

«Әнәк» агрофирмасы: сөт җитештерүне арттыру юлында

Бүген «Әнәк» агрофирмасында терлекчелек тармагында эшләр киеренке һәм җаваплы чор. Хуҗалыкта тәүлегенә уртача 54 тонна сөт савыла, ә план буенча бу күрсәткеч 60 тоннага җитәргә тиеш. Агрофирма директоры Фаил Газетдинов билгеләп үткәнчә, август аенда хәлләр уңай якка үзгәрергә тиеш: бу чорда малларның туклануы яхшыра, азык күләме арта, шуңа күрә сөт җитештерү дә үсеш ала.

Шулай да бүгенге көндә хуҗалык планлаштырылган 1500 тонна күләмен тулысынча үтәп бетерә алмый әле. Моның сәбәпләре төрле. Иң төп проблемаларның берсе — сөтнең бәясе. Түбән бәя шартларында хуҗалыклар чыгымнарны кыскартырга мәҗбүр була. Әмма артык экономия, кире нәтиҗәгә китерергә мөмкин: вакыт узу белән бу җитештерүдә проблемалар тудыра.

— Бүгенге көн белән генә яшәп булмый, алдан уйлап эш итәргә кирәк, — дип ассызыклый Фаил Фәнис улы.

Терлек азыгы әзерләүдә кулланыла торган техникага, заманча технологияләргә зур игътибар бирелә. Агрофирмада «Триплекс» системалы чапкыч эшли, аның артыннан валкообразователь бара, аннары инде комбайн-подборщиклар эшкә керешә. Бу технология күп хуҗалыкларда үзен аклаган, ул Татарстанда гына түгел, дөнья күләмендә дә киң кулланыла.

«Татарстан» бригадасында  сенаж әзерләүдә дөрес һәм заманча технологияләр кулланыла. Бу исә азыкның сыйфатын сакларга мөмкинлек бирә. Башка кайбер урыннарда кулланыла торган «Макдон» чапкычы белән чагыштырганда, әлеге ысулның өстенлекләре күбрәк. «Макдон» үләнне чаба да, кипкәнен көтәргә кирәк, ә валкообразователь кулланганда, үлән тизрәк сенаж салу өчен яраклаша. 

Кайбер хуҗалыкларда кондиционер дип аталган технология дә кулланыла. Ул үләнне тизрәк киптерүгә ярдәм итә, бигрәк тә яңгырлы көннәрдә нәтиҗәле. Әмма «Әнәк» агрофирмасында әлегә бу ысулны әлегә кирәк дип тапмыйлар.

Киләчәккә планнар да билгеләнгән: хуҗалык тагын берничә чапкыч һәм валкообразователь сатып алырга ниятли. Бу барлык ихтыяҗларны тулысынча капларга мөмкинлек бирәчәк.

Техника сайлаганда хуҗалык җитәкчелеге төрле вариантларны карый. Бүген кулланылган техника уртача дәрәҗәдә булса да, базарда лидер саналган компанияләр дә бар. Мәсәлән, чапкыч җитештерүдә «Крона» һәм «Pöttinger» компанияләре алдынгы урынны били, ә валкообразователь буенча «Pöttinger» аеруча югары бәяләнә. Һәр техниканың үзенчәлекләре булса да, төп максат — сыйфатлы һәм нәтиҗәле эшләү.

Шулай итеп, «Әнәк» агрофирмасында бүген терлек азыгы әзерләү, сөт җитештерү һәм техниканы яңарту юнәлешендә системалы эш алып барыла. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре алдында торган бурычлар зур булса да, аларны үтәү өчен мөмкинлекләр һәм тырышлык җитәрлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев