«Әнәк» агрофирмасының 1 кв.метр басуында 340 данә үсемлек кышны исән чыккан
«Әнәк» агрофирмасындагы үсемлекчелек тармагы фәнни-гамәли системага нигезләнә. Бүген мәсәлән, агрофирманың басуларында күпме уңыш бирәчәген фаразлап уҗым санау процедурасы узды.
"Әнәк" агрофирмасының баш агрономы Айзат Фазуллин санау барышында уҗымнарның яхшы кышлавын билгеләп үтте:
- 1 квадрат метр туфракта 340 данә үсемлек санадык. Әлеге үсемлекләр өчтән алтыга кадәр сабак биргәннәр. Димәк, 1 квадрат метрда 1 мең данәдән артык бөртек бирә торган сабак үсәчәк, дигән сүз бу. Бу бик яхшы күрсәткеч,-дип белдерде Айзат Фаяз улы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев