Актаныш

Актаныш районы

16+
Авыл хуҗалыгы сулышы

«Әнәк» агрофирмасының Кормаш бүлекчәсендә бар куәткә силос салалар

«Әнәк» агрофирмасының «Кормаш» бүлекчәсендә көзге кыр эшләренең беренче этабы – бөртекле культураларны җыю уңышлы тәмамланды. Көннең минутын да әрәм итмичә, 14 сентябрьдән авыл хуҗалыгы предприятиесе икенче җаваплы этапка терлек азыгы- силос әзерләүгә күчте.

 

Бүген «Кормаш» бүлекчәсе кырлары - шау-шулы җитештерү мәйданчыгын хәтерләтә. Эшләр тулы куәткә гөрли: заманча комбайннар кукурузаны җыя, ә биш йөк машинасы басу белән силос саклагычлар арасында өзлексез хәрәкәттә, яшел массаны тиз арада ташып урнаштыра бара. 

Быел силос өчен кукурузага шактый мәйданнар бүлеп бирелгән. Терлек азыгына атап 371 гектарда әлеге культураны иккәннәр. Тагын 151 гектары бөртек өчен үстерелә.  Аграрийлар билгеләп үткәнчә, быел кукуруза алдагы еллардагы кебек озынлыкка үсмәсә дә, массасы яхшы чыга. Димәк, терлекләр мул азык белән тәэмин ителәчәк дигән сүз.

 Кормаш бүлекчәсенең ике фермасында 2000 баш эре мөгезле терлек асрала. Терлекләрне кыш чыгарлык, технологияләр төгәл үтәп ясалган азык базасы кирәк.

Хәзер безнең төп бурыч – аяз һава торышыннан файдаланып, кыр эшләрен мөмкин кадәр тизрәк төгәлләү. Барлык көчләрне басуга мобилизацияләдек, ярдәмгә шәхси ташучылар да килде. Нәтиҗәлелек өчен команда икегә бүленеп: бер төркем биредә эшли, ә икенчесе Олыимән бүлекчәсенә китте, – диде «Әнәк» агрофирмасының Кормаш бүлекчәсе җитәкчесе Рамил Гыйльманов.

Бердәм эш нәтиҗәсендә тиздән Кормашның силос базы тулысынча тулачак. Аннан соң 30 мең тонна сыйдырышлы икенчесенә терлек азыгы салына башлаячак.

Нәтиҗәдә, узган елгы запасларны исәпкә алып, бүлекчәдә барлык терлекләрне ел ярымга өзлексез азык белән тәэмин итү өчен җитәрлек күләмдә силос әзерләнәчәк. Бу терлекләрне уңышлы кышлату өчен генә түгел, киләчәктә предприятиенең тотрыклы үсеше өчен дә ышанычлы нигез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев