Актаныш

Актаныш районы

16+
Авыл хуҗалыгы сулышы

«Әнәк»тә язгы эшләргә старт: 30 мең гектарда мул уңышка нигез салына

Актаныш һәм Мөслим районнарында 30 мең гектар мәйданда эш алып баручы «Әнәк» агрофирмасында бүген ашлама кертү, көзге культураларны тукландыру эшләре актив бара. Баш агроном Айзат Фазуллин сүзләренчә, техника да, белгечләр дә тулысынча әзер — быел да югары уңышка өмет зур.

«Әнәк» агрофирмасының баш агрономы Айзат Фазуллин белән язгы кыр эшләренең барышы турында сөйләшәбез.

Бүген агрофирмада мөһим чор — язгы кыр эшләре рәсми рәвештә старт алды. «Әнәк» агрофирмасы ике район территориясендә — Актаныш һәм Мөслим районнарында нәтиҗәле эш алып бара. Гомуми сөрүлек җирләре 30 мең гектар тәшкил итә. Шуның 3 600 гектарын көзге бодай биләп тора, шулай ук 356 гектарда көзге рапс үстерелә.

— Быелгы язгы эшләрне без 14 апрельдә башлап җибәрдек, — дип билгеләп үтә Айзат Фазуллин. — Хәзерге вакытта күпьеллык үлән басуларына ашлама кертү эшләре бара, аммиак селитрасы белән тукландыруны башладык. Бүген инде көзге бодай басуларына да керәбез.

Баш агроном сүзләренчә, һәр культурага карата төгәл агротехник чаралар каралган. Көзге бодай басуларына гектарына уртача 120–150 килограмм исәбеннән селитра кертелә. Күпьеллык үләннәр өчен бу күрсәткеч 150 килограммга җитә.

Быел агрофирмада техник культураларга аеруча зур игътибар бирелә. План буенча 10 мең гектардан артык мәйданда техник культуралар чәчеләчәк. Шул ук вакытта язгы бодай һәм арпа да зур урын алып торачак — алар да якынча 10 мең гектар мәйданны били.

Гомумән алганда, туфракка кертелә торган ашламалар күләме дә шактый җитди: тәэсир итүче матдә исәбеннән бер гектарга 42–45 килограмм туры килә. Бу исә киләчәк уңышка ныклы нигез салу дигән сүз.

Язгы кыр эшләренең оешкан төстә башланып китүе, техниканың әзерлеге һәм белгечләрнең тәҗрибәсе «Әнәк» агрофирмасында быел да югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев