Актаныш

Актаныш районы

16+
Авыл хуҗалыгы сулышы

Бүген Актаныш районында язгы кыр эшләренә катнашачак техникаларны кабул итәләр

Бүген Актаныш районы хуҗалыкларында язгы кыр эшләрендә катнашачак техникаларны кабул итү башланып китте. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механизация буенча җитәкчесе Рушан Мөхәммәдиев рәислегендәге комиссия хуҗалыклардагы әзерлекне җентекләп тикшерә.

Актаныш районы хуҗалыкларының техник потенциалын үстерүгә зур игътибар бирелә. 2025 елда гына да 185 миллион сумлык яңа техника алынды. Бу сумма эченә тракторлар гына түгел, заманча комбинированный җиһазлар да керә. Соңгы биш ел эчендә районда техника паркы сизелерлек яңартылды:
  • 89 яңа трактор;

  • 22 ашлык сугу комбайны;

  • 18 турагыч комбайн сатып алынды.


2025 елгы тракторлардан файдалану күрсәткечләре

Үткән елда механизаторларның хезмәт нәтиҗәлелеге югары булды:

  • Шартлы тракторлар саны – 621 берәмлек;

  • Еллык җитештерүчәнлек – 882 872 эталон гектар;

  • Бер шартлы тракторга туры килгән эш күләме – 1418 эталон гектар;

  • Тракторларга тотылган гомуми чыгым – 736 миллион 942 мең сум.

Бер эталон гектарга тотылган ягулык уртача 3 килограмм тәшкил итә, ә бер эталон гектар җирнең үзкыйммәте район буенча уртача 898 сумга тигез.


2026 елга планнар һәм мөмкинлекләр

Быел районда техник культуралар чәчү мәйданы арттырыла. Бөтен культуралар буенча гомуми мәйдан 17 416 гектар тәшкил итә.

Районның техник мөмкинлекләре:

  • Көндәлек чәчү потенциалы – 3000 гектар (идеаль һава торышы булганда);

  • Эштә 6 метрлы чәчкечләр һәм заманча чәчү комплекслары катнашачак.

Шул ук вакытта, белгечләр чәчкечләр җитмәү мәсьәләсен дә билгеләп үтә. Ике сменада эшләгән очракта да нагрузка зур булып кала, бу агротехник срокларның сузылуына китерергә мөмкин. Шуңа күрә һәр агрегатны нәтиҗәле куллану һәм һава торышының һәр уңайлы минутын файдалану төп бурыч булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев