Икмәк — ил байлыгы: Актанышта урып-җыю кампаниясе кызу темпларда дәвам итә
Көннәр эссе торуга карамастан — һава температурасы 34–36 градуска җиткәндә дә — районыбызның кыр батырлары урып-җыю эшләрен бар тырышлыгын куеп башкара.
Игенчеләрнең фидакарь хезмәте район җитәкчелегенең һәрвакыт игътибар үзәгендә. Ял көннәрендә Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов комбайнчыларның хезмәте, ашлык кабул итү пунктларының эшчәнлеге белән танышып чыкты. Ул «MAX» платформасындагы каналында районыбызның урып-җыю компаниясендә катнашучыларга тирән рәхмәтен белдерде:
«Кырларыбызда иң җаваплы һәм матур чор — урып-җыю кампаниясе дәвам итә.
Игенчеләребез — үз эшен яратып башкаручы, тырыш кешеләр. Аларның һәрберсенә: механизаторларга, машина йөртүчеләргә, ашханәдә тәмле ашлар әзерләүчеләргә — барыгызга да зур рәхмәтемне белдерәм. Сезнең тырышлык белән табыннарыбызда һәрвакыт икмәк булачак.
Һава торышы да уңай килсен, техникалар төзек, уңышларыбыз мул булсын! Барыгызга да исәнлек-саулык, гаиләләрегезгә иминлек телим!»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Игенчеләребез — үз эшен яратып башкаручы, тырыш кешеләр. Аларның һәрберсенә: механизаторларга, машина йөртүчеләргә, ашханәдә тәмле ашлар әзерләүчеләргә — барыгызга да зур рәхмәтемне белдерәм. Сезнең тырышлык белән табыннарыбызда һәрвакыт икмәк булачак.
Нет комментариев