Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Авыл хуҗалыгы сулышы

Планеркада авыл хуҗалыгының бүгенге торышы тикшерелде

Атналык планеркада авыл хуҗалыгы тармагындагы актуаль мәсьәләләр киңкырлы каралды. Утырыш барышында хуҗалыкларның язгы кыр эшләре нәтиҗәләре, техник әзерлек, терлекчелек торышы һәм алдагы чорга бурычлар билгеләнде.

Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев агросәнәгать тармагына җентекле анализ ясады.

2026 елгы чәчү кампаниясе кысаларында районда барлыгы 53 мең гектардан артык мәйданда чәчү эшләре башкарылды. Шуның 23,8 мең гектарын бөртекле культуралар тәшкил итә: арпа – 9252 гектар, язгы бодай – 8433 гектар, борчак – 2223 гектар, шулай ук башка культуралар да чәчелде. Техник культуралар мәйданы 22 мең гектардан артык булып, алар арасында рапс, көнбагыш, соя һәм җитен зур өлешне алып тора.

Терлек азыгы әзерләү өчен 7687 гектарда культуралар чәчелде, кукуруз мәйданы 6764 гектар тәшкил итте. Узган ел белән чагыштырганда кайбер хуҗалыкларда кукуруз мәйданы кимүе күзәтелә.

Ашлама кертү мәсьәләсе дә игътибар үзәгендә булды. Районга барлыгы 11,6 мең тонна ашлама кайтарылды. Кайбер алдынгы хуҗалыклар гектарына 50 килограммнан артык ашлама кулланып, яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Бүгенге көндә басуларда үсемлекләрне тәрбияләү эшләре бара. Тамырдан ашлау 3881 гектарда башкарылган, әмма кайбер хуҗалыкларда бу юнәлештә эш җитәрлек дәрәҗәдә оештырылмаган. Шулай ук чүп үләннәренә һәм корткычларга каршы эшкәртү, тырмалау кебек агротехник чараларны вакытында һәм сыйфатлы итеп башкару зарурлыгы ассызыкланды.

Районда цифрлаштыру мәсьәләсе дә кискен тора. Авыл хуҗалыгы җирләрен бердәм дәүләт мәгълүмат системасына кертү темпы түбән булуы билгеләнде. Бүгенге көнгә барлык басуларның якынча 20 проценты гына системага кертелгән, бу исә район күрсәткечләренә тискәре йогынты ясый.

Терлекчелек тармагында да кимү күзәтелә. 1 майга районда 28 меңнән артык мөгезле эре терлек исәпләнә, бу узган ел белән чагыштырганда 3539 башка кимрәк. Савым сыерлары саны да кимегән. Шулай да кайбер хуҗалыклар мал санын саклап кына калмыйча, арттыруга да ирешкән.

Сөт җитештерү буенча көнлек күрсәткеч 231 мең килограммнан артып китә. Алдынгы хуҗалыкларда бер сыердан көненә 30 килограммнан артык сөт савыла, әмма кайберләрендә бу күрсәткеч 10 килограммнан да ким.

Сенаж әзерләү эшләре дә башланды. Аеруча Нур Баян исемендәге хуҗалыкта эшләр югары дәрәҗәдә оештырылган: техникалар әзер, контроль көчле, сыйфатка зур игътибар бирелә. Белгечләр азык әзерләүдә күләм түгел, ә сыйфат беренче урында торырга тиешлеген ассызыкладылар.

Планеркада шулай ук алда торган мөһим чара – Сабантуй бәйрәменә әзерлек мәсьәләләре дә каралды. Куркынычсызлык таләпләрен үтәү, мәйданнарны әзерләү, бәйрәмне югары дәрәҗәдә оештыру буенча конкрет бурычлар куелды.

Нәфис Сәлимгәрәев чыгышында ассызыклаганча, бүгенге көндә төп максат — сан артыннан куу түгел, ә сыйфатка игътибарны арттыру. Азык әзерләүдә дә, терлекчелектә дә нәтиҗәлелекне күтәрү өчен системалы эш алып бару мөһим.

Планерка барышында җитәкчеләргә хуҗалыкларындагы хәлне тагын бер кат барлап чыгарга, резервларны ачыклап, эшне көчәйтергә чакыру яңгырады.

Йомгаклап әйткәндә, район авыл хуҗалыгы алдында торган төп бурычлар – агротехник чараларны вакытында башкару, терлекчелек күрсәткечләрен яхшырту, цифрлаштыру эшләрен активлаштыру һәм һәр юнәлештә сыйфатка өстенлек бирү булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев