Актаныш

Актаныш районы

16+
Авыл хуҗалыгы сулышы

Районның бер хуҗалыгы «Актаныш игенчесе» дигән исемгә тап төшерә

Бүген Актаныш районы хуҗалыкларының комбайннарының 2025 елның әзерлеге карылуы турында хәбәр иткән идек. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев әйтүенә караганда, комбайннар парадына 72 комбайн әзерлек сызыгына басарга тиеш булып, бүген комиссия 45 комбайнны карады.

Комбайннар парады, гадәттә, июль уртасында гына була иде. Әллә шуңамы, кайбер хуҗалыклар парадка техникаларын алып чыга алмады.

Иртәрәк булуга карамастан, ныклы хуҗалыклар парадка яхшы әзерләнгәннәр. «Чишмә» хуҗалыгы, Нур Баян исемендәге хуҗалык, "Алмазагротрейд" компаниясенең «Чәчер» бригадасы, «Чишмә» хуҗалыгында механизмнар төгәл эшли, кимчелекләр юк.

«Актаныш» агрофирмасы иртә көздән үк төзекләндерде. «Әнәк» агрофирмасының 10 комбайны гына әзер. "Таң" хуҗалыгының комбайн штурвалы артына утырачак механизаторлары терлек азыгы әзерләүдә калдылар. "Нур", "Наратлы" хуҗалыклары ремонт белән мәшгуль. "Алмазагротрейд" компаниясенең "Ташкын" , "Тамыр", "Әнәк" агрофирамасының берничә комбайннарын карап бетерәсе бар. Комбайннар парадына чыга алмаган техникаларны яңадан комиссия килеп тикшерәчәк. Комбайннар кабул ителмәсә, кыр кораблары урып-җыюга кертелми. Аэропорттагы зонага «Актаныш» агрофирмасы белән «Башак» хуҗалыгы да парадта булырга тиеш иде. Кызганыч, кабул итүгә комбайннар килмәде, хәтта комиссия белән очрашуны хуҗалык җитәкчесе белән белгечләре дә күрешүне кирәк дип санамадылар. Бу-  «Актаныш игенчесе» дигән исемгә тап төшерә,- диде Нәфис Әзһәм улы.

«Башак»ларның күршесе «Актаныш» агрофирмасына, комбайнчыларына исә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов мактау сүзләрен жәлләмәде.

Комбайннар парады электән калган традиция, әмма без аны саклыйбыз. Актаныш районы терлекчелектә дә, игенчелектә дә бик яхшы эшли, башка районнарга үрнәк.

Без комбайннарын караган «Актаныш» агрофирмасында эшләүчеләргә «повезло». Җитәкчеләре Рамил Фидусович белән сөйләштек, ул ничек эш оештырылуы турында таныштырды. Барысы да хезмәтне оештырудан тора. Башка хуҗалыкларда да шул ук эш шартлары, шул ук кешеләр, шул ук машиналар. Әмма биредә хезмәт кешесен кадерли, механизаторга кешелекле итеп мөрәҗәгать итә беләләр. Командагызга, үзегезгә рәхмәт! Сезгә җитәкчелек белән, җитәкчелеккә сезнең белән «повезло», хөрмәтле механизаторлар,- диде Рафаэль Мәхмүт улы.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев