Умарталар номерланачак
Татарстанда умарталыклар мәҗбүри рәвештә төркемләп маркировкаланырга тиеш.Бу процесс Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 550 нче карары нигезендә барачак.
Һәр умарта оясының үз номеры булырга тиеш. Бу процедураның срогы төгәл күрсәтелгән – 1 сентябрьдән дә соңга калырга ярамый. Бу чара бал кортларының сәламәтлеген саклауга, эпидемияләрне кисәтүгә һәм бал сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән.
Умартачыларга үзләренең урман умарталыкларын мәҗбүри рәвештә «Хорриот» системасында - ветеринария өлкәсендә федераль дәүләт мәгълүмат системасының (ФГИС) компонентында теркәргә кирәк. Һәркайсына индивидуаль номер, штрих-код биреләчәк, махсус ветеринария документлары рәсмиләштереләчәк. Аннары умартачыга умарталарга чип салынган таблоны беркетергә генә кала.
Маркировка алгоритмы умарталыкны карауны, умарталарны яңадан санауны һәм мәгълүматларны системага кертүне үз эченә ала. Теркәлү түләүсез, документларны рәсмиләштерүне һәм алынган продукцияне легальләштерүне җиңеләйтә.
Срокларны бозган шәхси умартачылар өчен 5 меңгә кадәр, эшмәкәрләр өчен 20 меңгә кадәр штраф яки 60 тәүлеккә эшчәнлекне туктатып тору каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев