Төгәллек һәм контроль: «Әнәк»тә цифрлы үлчәү системасы
«Әнәк» агрофирмасында терлек азыгы әзерләү эше заманча технологияләр кулланып, югары дәрәҗәдә оештырылган. Басулардан җыелган яшел масса һәм башка төр азык-төлек йөк машиналары белән турыдан-туры үлчәү пунктына кайтарыла. Биредә исә барлык процесслар автоматлаштырылган система ярдәмендә алып барыла.
Агрофирма директоры Фаил Газетдинов билгеләп үткәнчә, амбардагы үлчәү тулысынча автомат режимга күчерелгән. «Машина үлчәүгә керү белән, система аның дәүләт номерын автомат рәвештә таный. Йөкнең күләме үлчәнә һәм бу мәгълүмат шунда ук бухгалтерия базасына — 1С системасына җибәрелә», — дип аңлата ул.
Әлеге система мәгълүматны өзлексез туплап бара, кешенең кул белән язып бару ихтыяҗын бетерә. Моның өстенлекләре аеруча зур: элек һәр машина турында мәгълүматны хезмәткәрләр кулдан теркәргә мәҗбүр булса, хәзер исә барлык күрсәткечләр автомат рәвештә теркәлә һәм саклана. Бу, беренче чиратта, кеше хатасын минимальләштерә һәм төгәл исәп алып баруны тәэмин итә.
Хәзерге вакытта мондый автоматлаштырылган үлчәү системасы агрофирманың Тукай районы бүлекчәсендә, шулай ук Әтәс бүлекчәсендә уңышлы эшләп килә. Кормаш һәм Киров бүлекчәләрендә дә әлеге яңалыкны кертү планлаштырыла. Бу исә бөтен хуҗалык буенча бердәм, төгәл һәм ачык исәп системасын булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Ел дәвамында агрофирмада якынча 100 мең тонна төрле продукция — терлек азыгы, бөртекле культуралар, орлыклар һәм сатып алынган катнаш азыклар — үлчәү аша үтә. Боларның барысы да бердәм система аша теркәлә, нәтиҗәдә предприятиедә тулы контроль һәм төгәл исәп алып барыла. «Без әкренләп элеватор системасын кертеп барабыз», — дип ассызыклый җитәкче.
Моннан тыш, үлчәү пунктында хәрәкәтне көйләү өчен светофор системасы да эшли. Ул да автомат режимда хезмәт итә, машиналар агымын җайга сала һәм куркынычсызлыкны тәэмин итә.
Базларда да эш яхшы оештырылган. Тәҗрибәле механизаторлар үз эшләрен төгәл һәм сыйфатлы башкара. Мәсәлән, Сергей Федоров К-700 тракторында, ә Рамил Сәхбетдинов John Deere тракторы белән баз таптату эшләрен уңышлы башкаралар. Аларның һөнәри осталыгы һәм җаваплылыгы терлек азыгын дөрес саклау һәм сыйфатын югалтмау өчен зур әһәмияткә ия.
Шулай итеп, «Әнәк» агрофирмасында заманча технологияләр һәм тәҗрибәле белгечләр хезмәте бергә үрелеп, авыл хуҗалыгы производствосын яңа дәрәҗәгә күтәрә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев