Хезмәттә алдынгылар: Язгы кыр эшләрен иң яхшы башкаручы механизаторлар исемлеге
Актаныш районында узган быелгы Сабантуй елдагыча милли бәйрәм генә түгел, ә хезмәт кешеләрен данлау, авыл хуҗалыгында зур нәтиҗәләргә ирешкән алдынгыларны хөрмәтләү мәйданы булды.
Быелгы Сабантуйда иң зур игътибар язгы кыр эшләрендә югары нәтиҗәләр күрсәткән механизаторларга һәм хуҗалыкларга бирелде. Аларның тырышлыгы, җаваплылыгы һәм һөнәри осталыгы районның авыл хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш кертә.
2026 ел нәтиҗәләре буенча «Кыр батыры» исеме «Тамыр» хуҗалыгы механизаторы Мирзаханов Рәмис Рөстәм улына бирелде.
Ул үзенең фидакарь хезмәте, югары күрсәткечләре белән аерылып торды.
Бүләкләү тантанасында аңа тәкә һәм акчалата бүләк тапшырылды, аңа «Кыр батыры» тасмасы кигерделәр.
Шулай ук быелгы язгы кыр эшләрен иң яхшы башкарган механизаторлар да Сабантуй сәхнәсендә хөрмәтләнде. Алар – үз эшенең чын осталары, авыл җирлегенең, хуҗалыкларның терәге.
2026 елның алдынгы механизаторлары:
– «Нигез» ҖЧҖ – Вәлиев Илмир Илдус улы
– «Әнәк» агрофирмасы ҖЧҖ – Габидинов Радик Габдерәкыйп улы
– «Башак» ҖЧҖ – Миңнәхмәтов Марат Хәлил улы
– «Актаныш» агрофирмасы ҖЧҖ – Әхәтов Булат Хираҗетдин улы
– «Нур» ҖЧҖ – Хәкимов Илфар Вәгыйзь улы
– «Чишмә» ҖЧҖ – Латыйпов Гавис Фаис улы
– «Әнәк» агрофирмасы ҖЧҖ – Хәйретдинов Марат Ринат улы
– «Тамыр» ҖЧҖ – Әхмәтов Илнур Баязит улы
– «Таң» ҖЧҖ – Идрисов Нияз Риф улы
– «Наратлы» ҖЧҖ – Фәррахов Рим Гавис улы
– «Нур Баян исемендәге» ҖЧҖ – Бәдертдинов Фарис Фалахетдин улы
– «Ташкын» ҖЧҖ – Шәкүров Ирек Ринат улы
– «Саф» ҖЧҖ – Латыйпов Динар Равил улы
– «Алга» ҖЧҖ – Мингазов Салават Рифкать улы
– «Әнәк» агрофирмасы ҖЧҖ – Закирҗанов Фердинант Фаис улы
– «Чәчер» ЯАҖ – Гыйльмуллин Илшат Мулланур улы
– «Тамыр» ҖЧҖ – Мөхәмәтов Илмир Мөхәмәтхәниф улы
– «Чишмә» агрофирмасы ҖЧҖ – Гарифуллин Шамил Сәетгали улы
– «Әнәк» агрофирмасы ҖЧҖ – Солтанов Валерий Мәхмүт улы
– «Яхшый-Агро» ҖЧҖ – Рәхмәтуллин Альберт Тимергали улы
Әлеге алдынгыларның барысы да язгы кыр эшләрен югары сыйфат белән, вакытында башкарып чыгып, мактауга лаек булдылар. Аларның фидакарь хезмәте – мул уңыш нигезе, авыл хуҗалыгының тотрыклы үсеш гарантиясе.
Киләчәктә дә кыр баттырларына яңадан-яңа уңышлар, мул уңышлар һәм имин хезмәт еллары телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев