Авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннары дәвам итә
Район авыл җирлекләрендә халык белән очрашулар — гражданнар җыеннары план нигезендә дәвам итә. Бүген шундый очрашуларның чираттагысы Чуракай авыл җирлегендә узды.
Җыенда авыл халкы узган елда башкарылган эшләргә йомгак ясады, агымдагы елга куелган бурычлар турында фикер алышты. Очрашу барышында көнүзәк мәсьәләләр — төзекләндерү, юллар торышы, социаль өлкә, мәгариф һәм медицина хезмәтләренә кагылышлы сораулар күтәрелде.

Авыл халкы үзләрен борчыган мәсьәләләрне җаваплы хезмәтләр вәкилләренә җиткереп, тәкъдимнәрен дә белдерде. Мондый очрашулар халык белән хакимият арасындагы элемтәне ныгыта, уртак максатларга ирешү өчен нәтиҗәле мәйданчык булып тора.

Гражданнар җыеннары районның башка авыл җирлекләрендә дә дәвам итәчәк.

Айнур Гыймадиев фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев