Актаныш

Актаныш районы

16+
Авыллар-байлыгыбыз

Такталачык авылы якташыбыз, Халык шагыйре Гамил Афзалның юбилеена әзерләнә

Бүген туган жиребез Актаныш районы Такталачык авылында ял көне – якшәмбе иртәсеннән үк халык зур өмәгә чыкты.

Бөтен татар дөньясына танылган күренекле якташыбыз Мөхтәр Мутин урамында урнашкан М. Мутин аллеясы, иске мәчет ишегалды, балачак мәйданчыкларын яхшылап җыештырдылар. 

Алдан ук планлаштырылган чүп-чар җыю, кипкән агач ботакларын чабу, искергән коймаларны яңартып яңадан буяу, мәйданчыкларны туфрактан арындыру кебек күмәк көч сорый торган эшләр башкарылды. Экскаватор, трактор ярдәмендә эре калдыклар төяп чыгарылды, чокырлар күмелде, юл читләре тигезләнде.

Өмәгә авыл халкы – дистәләгән кеше – бик теләп чыкты. Картлар да, яшьләр дә, хәтта балалар да үз өлешләрен кертте. Бергәләшеп, гөрләшеп эшләү авыл рухын тагын да ныгытты. Әлбәттә, моның үз сәбәбе бар: якын көннәрдә районыбызда зур чара көтелә –  Татарстанның Халык шагыйре,  ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, Р.Төхфәтуллин премиясе лауреаты Гамил Гыймазетдин улы Афзалның тууына 105 ел уңаеннан шагыйрьнең туган авылы Такталачыкка бик куп кунаклар кайтуы көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев