Актаныш

Актаныш районы

16+
Авыллар-байлыгыбыз

Хәтер һәм горурлык көне: Такталачык җирлегендә бәйрәм чаралары узды

Такталачык җирлеге авылларында — Такталачык, Әҗмәт һәм Түмерҗәдә — Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган митинг-бәйрәм чаралары зур оешканлык белән, эчтәлекле һәм тантаналы рухта узды.

Такталачык авылында бәйрәм мизгелләрен укучылар аеруча җанландырды. Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары тамашачыларга җыр-биюләр, шигырьләр тәкъдим иттеләр. Мәдәният хезмәткәрләре дә эчтәлекле концерт номерлары белән чыгыш ясап, чарага бәйрәм төсе өстәде.

Митингны җирлек имамы Мөдәфис хәзрәт ачып җибәрде. Ул догалар укып, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алырга чакырды. Бу мизгелләрдә һәркемнең йөрәгендә тирән ихтирам һәм сагыш хисләре яңарды.

Әҗмәт һәм Түмерҗә авылларында да һәйкәлләр янында митинглар узды. Биредә дә авылдашлар геройларча һәлак булган якташларын искә алып, җыр-моң, шигырь юллары аша аларның батырлыгын данладылар.

Чаралар ахырында һәйкәлләргә чәчәк бәйләмнәре салынды — бу батырларга булган мәңгелек хөрмәт билгесе.

Әлеге зур чараны югары дәрәҗәдә оештыруда катнашкан барлык мәктәп коллективларына, мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләренә ихлас рәхмәт сүзләре җиткерәбез. Аларның уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә бәйрәм тирән мәгънәле, тәрбияви һәм истә калырлык булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев