Актаныш

Актаныш районы

16+
Бакчачыга

Бакчада кимерүчеләрдән ничек сакланырга?

Кышын бакчада кыр тычканнары һәм куяннар агач кайрысын кимерә. Алар бигрәк тә яшь алмагачлар, груша, слива һәм чияләргә зыян китерә. Куаклар да зыян күрергә мөмкин. Әлеге уңайдан «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУ белгечләре үз киңәшләрен бирде

Җимеш агачларын кыш көне кимерүчеләрдән ничек сакларга? Агачларга ылыс ботакларыннан тун ясарга кирәк. Моның өчен кәүсәләрне ылыс ботаклары белән 1 метр өскә таба бәйлиләр, ылысның ботакларын аска таба каратып калдыру зарур.

Үсемлекләрне җылы тукыма белән капларга, ә язын агач кәүсәсе пешмәсен һәм һава циркуляциясе бозылып, чери башламасын өчен тукыманы вакытында алырга кирәк. Кимерүчеләрдән саклану өчен кәүсәләрне махсус пластик челтәр белән бәйләргә. Челтәр һава әйләнешен бозмый. Шул ук вакытта, кимерүчеләрдән дә бик яхшы саклый.

Челтәрне берничә ел рәттән кулланырга мөмкин. Кимерүчеләрне ят исләр белән куркытырга була. Агачлар тирәли көчле исле матдәләр, мәсәлән, дегет яки креолин белән чылатылган махсус чүпрәкләр тезеп чыгыгыз. Аларның исе чакырылмаган кунакларны куркытачак.

Тагын бер нәтиҗәле һәм гади ысул бар – даими рәвештә агач тирәсен таптау. Бу карны тыгызландыра, тычканнар тыгыз өслектә җирне казый алмый һәм өскә чыкмый.

Нәрсә эшләргә ярамый? Полиэтилен кулланмагыз, аның астында дым җыела һәм агач пешәргә мөмкин Артык тыгыз итеп урамагыз, агач кайрысына һава да керергә тиеш.

Тагын бер киңәш: агачларны кыш дәвамында берничә тапкыр тикшерегез. Кайвакыт кимерүчеләр, бигрәк тә янәшәдә компост яки куе үлән булса, җирне кырыйдан казып куялар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев